Алинә Гәрәева шулай ук конкурсның иң яхшы 25 катнашучысы арасына керде.
Исегезгә төшерәбез, Алинә Россиядән бердәнбер катнашучы булды.
Студент кыз әйтүенчә, кайгырып утыру өчен вакыт булмаган. Ул сессияне вакытыннан алда япкан. Институтта уку кызга җиңел бирелә, чөнки ул үзенә чыннан да ошый торган юнәлешне сайлаган – “Педагогик белем”, “Чит тел (инглиз)” профиле.
Балида булу вакытында ул Нус Пенида утравында булды.
“Индонезиядә мине мәдәният, биюләр, үзенчәлекле энергетика таң калдырды. Без бали традицион биюен өйрәндек, – дип хатирәләре белән уртаклашты “Мисс фотогеничность”. – Шулай ук “Мисс Вселенная” Наталья Глебованың мастер-классы да булды. Ул сәхнәдә үзеңне ничек дөрес тотарга, үз-үзеңә ышанырга, шулай ук сөйләмнең төрле техникалары турында сөйләде.
Конкурска әзерлек тулы куәткә барды: танылган дизайнер Ләйсән Хаҗиевадан традицион татар күлмәге сайлап алынган; Алинә инглиз телен камилләштергән.
Конкурсның бер этабы милли костюмда дефиле иде. Miss Globalның иң яхшы 25 катнашучысы арасына керде. А.Гәрәева “Мисс фотогеничность – 2021” номинациясендә җиңү яулады, бүләкләү Miss Global – 2022 матурлык конкурсы кысаларында узды.
Конкурста катнашу нәтиҗәсендә Алинәгә халыкара дәрәҗәдәге, шул исәптән Индонезиядән, реклама тәкъдимнәре килә.
Ноябрьдә А.Гәрәева Miss Planet International чибәрлек конкурсында катнашырга планлаштыра, ул Африкада узачак. Ул иҗади номер – инглиз телендә җыр белән чыгыш ясарга өметләнә.
Алинә Гәрәева чибәрлек конкурсларында 17 яшьтән катнаша. Аның казанышлары арасында: «Татарстан гүзәле», Miss Planet Russia җиңүчесе, «Вице-мисс Россия», «Мисс Азия Россия» исемнәре. Әмма, киң колачлы конкурсларда инде күп җиңүләр булуга карамастан, кыз әлегә кадәр “Татарстан гүзәле”ндә җиңүне зур уңышы дип саный.
Автор: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге, фото: Алинә Гәрәеваның шәхси архивынан