Стартап-проектны тормышка ашыруга ул 1 миллион сум күләмендә грант ярдәме алган.
Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының икенче курс студенты, «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проектының «Студентлар стартабы» конкурсы җиңүчесе Денис Саниев үзенең бизнес-идеясен тормышка ашыра – «Саф» милли колоритлы сабын һәм шәм ясау буенча арт-остаханә төзи.
“Минем проектның максаты – сувенир продукция җитештерүне җайга салу гына түгел, ә сабын кайнату һәм шәм ясау өлкәсендә белем бирү киңлеген оештыру, мавыккан кешеләр өчен һөнәрчелек серләренә төшенү, аралашу, иҗат итү һәм фикер алышу мәйданчыклары булдыру да”, – дип сөйләде Денис Саниев.
Яшь кеше әйтүенчә, ул сайлаган эшкуарлык юнәлеше бөтен дөньяда популяр.
«Татарстанда әлегә милли стильдә мондый продукция җитештерә торган студияләр юк, – ди ул. – Без сабын һәм шәм кайнатуның барлык нечкәлекләрен ачыкларга, авторлык силикон формаларын һәм молдларын булдырырга, шулай ук сабын һәм шәм ясау технологиясен камилләштерергә ниятлибез. Бу безнең эшләнмәләрне уникаль итәргә мөмкинлек бирәчәк. “Саф” арт-остаханәсенең иң мөһим максатларының берсе – мәдәни традицияләрне саклау, шуңа күрә безнең продукциядә милли мотивлар булачак”.
Бүген сабын һәм шәм җыелмаларыннан авторлык композицияләренә ихтыяҗ зур, дип билгеләп үтте Денис, ә аларны булдыру процессы өлкәннәрне дә, балаларны да кызыксындыра. Балачакта ул үзе мондый иҗат белән мавыккан. Үсеп җиткәч, студент әлеге хоббины исенә төшерә һәм аннан акча эшләргә була.
“Без өйрәтүче мастер-класслар үткәрергә, видеодәресләр яздырып аларны сайтта урнаштырырга планлаштырабыз, арт-остаханә төрле сувенир продукциясе әзерләүгә заказлар кабул итәчәк”, – дип уртаклашты Денис Саниев.
“Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә. Копирайтинг һәм бренд-коммуникация” юнәлеше буенча белем алучы студент шулай ук арт-остаханәне популярлаштыру стратегиясен дә эшли.
Авторы: Лариса Бусиль, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Алинә Галиева