Рушания Мөхәммәдиева конкурсның Сочида үтәчәк финалында Идел буе федераль округы данын яклаячак.
Казан федераль университеты Алабуга институтының 4 курс студенты Рушания Мөхәммәдиева “Киләчәк укытучысы. Студентлар” профессиональ конкурсы финалисты булды. Ул Идел буе федераль округыннан булган катнашучылар өчен “Россия – мөмкинлекләр иле” президент платформасына керә торган әлеге конкурсның округ ярымфиналында җиңде.
Конкурс 9 марттан 11 мартка кадәр Түбән Новгородта узды. Проект РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Конкурс «Мәгариф» илкүләм проектының «Социальные лифты для каждого» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Округ ярымфиналы нәтиҗәләре буенча иң көчле 25 катнашучы билгеләнде. Алар җиңү өчен көрәшне «Киләчәк укытучысы. Студентлар» конкурсы финалында дәвам итәчәк. Татарстан Республикасыннан 7 финалист катнашачак, Рушания Мөхәммәдиева алар арасында. Ул филология һәм тарих бүлегендә “рус теле һәм әдәбияты” юнәлеше буенча укый. Студентка башта бәйгенең дистанцион этабын узды, функциональ грамоталыкка, фән өлкәсенә һәм гомуми эрудициягә тестлар үтәде. Әлеге этап нәтиҗәләре буенча аны Идел буе федераль округында ярымфиналда катнашу өчен чакырганнар.
Түбән Новгородта узган ярымфинал ярышлары педагогның һөнәри һәм шәхси сыйфатларын, шулай ук укытучы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә торган күнекмәләрне ачыклауга юнәлтелгән иде. Турнир-кейс барышында булачак педагоглар, уку практикасындагы хәлләрне анализлап, психологик-педагогик кейсларның чишелешләрен таба белүдә ярыштылар. Шулай ук белем бирү темасына квизада катнаштылар, «Педагогик ориентир» стратегик уены биремнәрен үтәделәр.
Конкурста катнашучыларның барысының да психологик-педагогик компетенцияләренә һәм һөнәри күнекмәләренә комплекслы бәя бирелде. Башкарылган биремнәр нәтиҗәләре буенча һәр катнашучының шәхси рейтингы формалаштырылган.
«Катнашучылар һәм оештыручылар белән эшләү бик җиңел булды. Конкурста катнашучыларның күбесе инде мәктәпләрдә эшли, балалар белән эшләү тәҗрибәсенә ия. Алар ярдәм итте. Минем өчен иң эмоциональ сынау кейс-турнир булды, анда үз карашларымны якларга һәм командада эшли белергә кирәк иде. “Педагогик ориентир”да безнең һәркайсыбыз үз ролен лаеклы үтәргә тиеш иде, – дип сөйләде студент кыз.
Р.Мөхәммәдиева өчен ярымфиналда җиңү танылу дигәнне аңлата. Аның өчен бу шулай ук булачак һөнәр өчен экспертлар тарафыннан кирәкле компетенцияләре бәяләнү.
“Конкурсның төп кыйммәте шунда ки, ул миңа үз урынымда булуымны аңлатты, тәҗрибә алмашу, компетентлы кешеләр белән танышу, үз хыялымдагы команданы җыю мөмкинлекләрен ачты”, – дип раслый студент кыз.
Киләчәктә Рушания педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнергә тели.
“Мин педагогик династиядән. Уку тәмамланганнан соң мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләячәкмен. Минем балалар белән эшләү һәм аларны нәрсәгәдер яңа әйбергә өйрәтү теләгем бик зур “, – диде Р.Мөхәммәдиева.
Финалистлар бөтенроссия балалар үзәкләрендә («Артек», «Океан», «Орленок», «Смена»), шулай ук «Сириус» мәгариф үзәгендә белем бирү стажировкаларын узарга мөмкинлек алачак. Финал үзе апрель ахырында Сочида узачак.
Белешмә өчен.
«Киләчәк укытучысы. Студентлар» – үзләренең һөнәри карьераларын предметлы белемнәрнең һәм һөнәри күнекмәләрнең югары дәрәҗәсенә, төп психологик-педагогик компетенцияләргә һәм һөнәри күнекмәләргә ия мәгариф оешмалары белән бәйләргә планлаштырган югары белем бирүче педагогик һәм башка программалар буенча укучы перспективалы студентларны үстерү һәм аларга ярдәм итү буенча конкурс. Конкурста 3 нче курстан да түбән булмаган бакалавриат һәм белгечлек яисә магистратураның көндезге, читтән торып уку бүлеге студентлары катнаша ала.
Автор: Алинә Минневәлиева, фото: конкурсның матбугат үзәге, Р.Мөхәммәдиеваның шәхси архивы.