Илнең 82 вузы һәм көллиятенең 160 укучысы бәйге финалында катнашкан.
«Идарә ит!» менеджмент буенча яшьләр кубогы финалы нәтиҗәләре буенча Казан федераль университеты Идарә, икътисад һәм финанслар институтының 4нче курс студенты Арина Романчева бронза призеры исеменә лаек булды. Әлеге бәйге «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы проектларының берсе.
Финал Мәскәүдә, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә, узган. Анда илнең 82 вузы һәм көллиятенең 160 укучысы катнашкан.
«Мин чын күңелемнән «Идарә ит!» Бөтенроссия менеджмент буенча яшьләр кубогының 10 җиңүчесен тәбрик итәм. Өч кеше Приморьедан, икесе – Мәскәүдән. Шулай ук Смоленск, Тверь, Краснодар, Ростов һәм Мәскәү өлкәләре укучылары бар. Бөтен финалистлар да сәләтле һәм амбицияле. Һәр катнашучы үзенең мөмкинлекләрен максималь дәрәҗәдә күрсәтте. Мин ышанам, аларны киләчәктә күп җиңүләр көтә», – дип билгеләде «Россия – мөмкинлекләр иле»нең генераль директоры урынбасары Антон Сериков.
Ул шулай ук «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы проектара йогынтысы ярдәмендә «Идарә ит!» конкурсы җиңүчеләре һәм финалистлары бу елдан «Мин – профессионал» олимпиадасының йомгаклау этабына эләгә алуын әйтте.
Финалда катнашучылар кризиска эләккән виртуаль ширкәт белән идарә иткән. Һәр уен периодында 3-5 кешелек командалар 75әр карар кабул иткән һәм ширкәтнең, ким дигәндә, бишәр төп бизнес-күрсәткечен планлаштырган. Карарларны кабул итү процессын 50 чакырылган белгеч төрле идарә итү компетенцияләре һәм шулай ук халык алдында чыгыш ясау сәләте буенча бәяләгән. Лидер күнекмәләренә бизнес, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, «Россия лидерлары» җиңүчеләре, финалистлары һәм катнашучылары бәя биргән.
Моннан тыш, финалистлар Skillfolio белем бирү платформасының тестларын узган. Бу аларга шәхси рейтингта өстәмә баллар биргән, шулай ук студентларга характер типологиясен билгеләргә, эмоциональ интеллект һәм танып белү сәләтләре дәрәҗәсен аңларга, кешенең субъектив контролен билгеләргә ярдәм иткән.
Проектта студентлар, вуз һәм көллиятләрне тәмамлаган 18-25 яшьлек кешеләр катнаша ала. Идарә итү компетенцияләрен үстерүгә һәм катлаулы икътисади шартларда карарлар кабул итүгә аерым игътибар бирелә.
Арина Романчева бронза кубогына ия булган.
«Иң башта кубок мине өстәмә баллары белән җәлеп итте. Ләкин, катнаша башлагач, моның үтә дә кызыклы икәнен аңладым. Чарада иң мөһиме – кешеләр, нәкъ менә алар белән танышып, аралашып, энергия белән бүлешәсең, яңа җиңүләргә этәргеч аласың», – дип сөйләде призер КФУ Медиакоммуникацияләр үзәгенә.
Чараның үзенә килгәндә, Романчева сүзләренчә, ул бик яхшы дәрәҗәдә узган.
«Биредә бөтен Россиядән иң акыллы һәм мотивациясе югары булган кешеләр җыелган иде. Мин ышанам: катнашучыларны шәп киләчәк көтә, һәм без аларның исемнәрен, һичшиксез, ишетәчәкбез», – дип йомгаклады ул.
«Идарә ит!» кубогы «Мәгариф» милли проектының «Һәркем өчен социаль лифтлар» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла. Кубок операторы – РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе.
Авторы: КФУ Медиакоммуникацияләр үзәге, фото: managercup.ru