Идарә, икътисад һәм финанслар институтының 4нче курс студенты Арина Романчева Россиянең иң яхшы идарә итү юнәлешендә белем алучы 150 студент исемлегенә эләккән.
Казан федераль университеты Идарә, икътисад һәм финанслар институтының 4нче курс студенты Арина Романчева «Идарә ит!» менеджмент буенча кубок финалына юллама алды. Бу чара – «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы һәм РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе проектларының берсе, ул «Мәгариф» милли проектының «Һәркем өчен социаль лифтлар» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Кубокта катнашу өчен барлыгы 30 мең гариза килгән. Идел буе федераль округындагы ярымфиналда 185 студент катнашкан, аларның 21е финалга узган. Чара 1-3 декабрьдә Мәскәүдә, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә, узачак. Татарстанны финалда Арина Романчева тәкъдим итәчәк.
3-5 кешелек командада эшләп, конкурсантлар шартлары реаль тормышка якынлаштырылган виртуаль ширкәтләр белән идарә итү сәләтләрен тикшерә, аларны үстерү өчен стратегик карарлар кабул итә. Ярышларның максаты – идарә итү потенциалы булган студентларны, Россия вуз һәм көллиятләрен тәмамлаган кешеләрне ачыклау, аларның компетенцияләрен үстерү, хезмәт базарына яраклашу өчен аларга шартлар булдыру. Лидер компетенцияләрен федераль дәрәҗәдәге әйдәп бара торган компанияләр, шулай ук төбәктәге эре компанияләр һәм хакимият органнары вәкилләре, шулай ук «Россия лидерлары» идарә итүчеләр конкурсының уңышлы катнашучылары бәяли.
«Быел эпидемиологик ситуация аркасында сайлап алу этабы һәм ярымфинал онлайн-форматта узды, финал офлайн-форматта Мәскәүдә үтәчәк. Конкурс катнашучыларының бурычы – виртуаль ширкәтнең стратегиясен уйлап табу, һәр периодта маркетинг, кадрлар, финанслар, логистика өлкәсендә 75кә якын стратегик карарлар кабул итәргә кирәк. Шул ук вакытта үз виртуаль компаниянең инвестиция ягыннан җәлеп ителешен дә тәэмин итү мөһим. Бу – командалы уен, әгәр шартларын дөрес үтәсәң, ул катлаулы булып тоелмый. Шул ук вакытта конкурста җиңү авыр, чөнки көндәшлек бик зур, – дип сөйли Арина Ромачева.
Студент кыз бәйгегә мөстәкыйль рәвештә әзерләнгән, бары тик элеккеге еллардагы катнашучылар белән киңәшләшкән.
«Безнең биш кешелек командадан финалга бары тик мин уздым. Команда карарыннан тыш, реформаларыбыз тормышка ашырылгач, безнең ширкәтнең күрсәткечләре ничек үзгәрәчәге турында һәркем үзенең шәхси фаразын да ясарга тиеш иде. Бу катнашучыларның карарлары никадәр нигезле икәнен, шулай ук конкурсантларның алган белемнәрен практикада сынап карый алу сәләтен белү өчен дә кирәк иде. Шәхси планлаштыру өчен баллардан тыш, конкурс турында социаль челтәрләрдә мәгълүмат тарату өчен өстәмә баллар да бирелде. Финалда командалар очраклы рәвештә формалашачак», – дип хәбәр итте Арина.
Проект финалында конкурсантлар илнең иң көчле ун студенты исемлегенә эләгү һәм РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең «Идарә итүнең заманча технологияләре: киләчәк лидерлары» яңадан укытуны узу өчен көч сынашачак.
Призерлар Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенә керү өчен 5-50 балл алу мөмкинлегенә ия булачак, аларның илнең эре ширкәтләрендә стажировка узу яки эшкә чакыру алу өчен шанслары булачак. Бүләкләр арасында «Остазлык» программасында , шулай ук Global Management Challenge проектында катнашу да бар.
Авторы: Лариса Бусиль