КФУ студенты “Дөнья энҗесе – 2022” конкурсы җиңүчесе булды

Матурлык конкурсында безнең университет вәкиле 13 илдән килгән кызларны уздырды.

Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр институтының 2 курс студенты, 19 яшьлек Дарья Мирон, Ленин исемендәге Казан мәдәният йортында  Ел саен уздырыла торган “Дөнья энҗесе – 2022”  халыкара ачык матурлык һәм талант фестиваль-конкурсының финалында җиңде. КФУ вәкиле “Дөнья энҗесе – 2022” һәм “Мисс максатчанлык” титулларын яулап, 13 илдән килгән конкурсанткаларны уздырды.

Фестивальне республика Яшьләр министрлыгы, Казан балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясе, «А.Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәге» МБУсе һәм Казан чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе оештырды. Конкурска дөньяның 15 иленнән Татарстан вузларында белем алучы  40 тан артык вәкил гариза тапшырган. Финал өч этаптан торды. Визитка этабында кызлар милли костюмнарда видео мөмкинлекләрен кулланып, үзләре турында  сөйләделәр. Иҗади этап вакытында анда катнашучылар үз халкы мәдәниятен тәкъдим иттеләр, аннары дефиле узды. Һәр катнашучы номинация яки титул буенча диплом һәм партнерлардан, иганәчеләрдән бүләкләр алды. КФУдан булган җиңүче таҗ, авиаочышка һәм кытай телен өйрәнүгә сертификат,шулай ук кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

“Дөнья энҗесе – 2022” титулы иясе – Молдавиядән  19 яшьлек Дарья Мирон – КФУ Халыкара мөнәсәбәтләр институтының 2 нче курсында “лингвистика” (испан һәм инглиз телләре) юнәлешендә укый. Кыз мәдәниятара аралашуда үсәргә һәм тәрҗемә өлкәсендә эшләргә уйлый.

Д.Мирон КФУның медиакоммуникацияләр үзәгенә сөйләгәнчә, югары белем алу урынын сайлаганда аны башка шәһәрләргә караганда күбрәк Казан җәлеп иткән.

«Татарстан башкаласы – үзенчәлекле мәдәнияткә ия һәм күп мөмкинлекләре булган тиз үсә торган шәһәр. Минем тормышым һәрвакыт телләр белән бәйле булганга, мин Казан федераль университетының лингвистика юнәлешенә укырга керергә булдым. КФУ илнең иң яхшы югары уку йортлары рейтингына керә. Казанда мин инде икенче ел яшим, вузга укырга кергәч, монда  күчендем”, – диде ул.

Мирон әйтүенчә, “Дөнья энҗесе” конкурсы турында ул узган елда, шулай ук конкурста җиңү яулаган SharQ халык хореографиясе коллективына йөрүченең иҗади номерын әзерләүдә катнашканнан соң белгән.

«Бию коллективыннан дусларымның ярдәме миңа конкурска сайлап алу турын узарга ярдәм итте. Мин быел үз Ватанымны тәкъдим итәргә тиеш дип карар кылдым, чөнки Молдавия бәйгедә беренче тапкыр тәкъдим ителде. Миңа үз илемнең мәдәниятен тулырак һәм ачык чагылдыру мөһим иде”, – диде ул.

Сайлап алу ике этапта узды – конкурсантларга иҗади номер белән чыгыш ясарга һәм жюри сорауларына җавап бирергә кирәк иде. Конкурска әзерлек ике ай чамасы дәвам итте.

«Иҗади номер һәм дефиле әзерләүдән тыш, без “Телем – горурлыгым” әдәби кичәсендә катнаштык, анда милли шагыйрьләрнең шигырьләрен укыдык, “Яхшылык дәресе” уздырдык, анда илебезнең мәдәниятен күрсәттек. Шулай ук безнең креативны һәм бердәмлекне ачу өчен бик күп мастер-класслар оештырылды», – дип сөйләде җиңүче.

Финал берничә этапта узды: видеовизитка, дефиле һәм иҗади номер. КФУ җиңүчесе жюри һәм тамашачылар судына  “Хора” молдова халык биюен тәкъдим итте. Финалга барлыгы 14 ил вәкилләре чыкты.

“Үткән кич күп хис-кичерешләр бүләк итте, бу бик дулкынландыргыч көн иде. Сәхнәдә мин максимум бирелеп эшләдем, зал мине җылы кабул итте. Мине барыннан да бигрәк әти-әнием һәм бию коллективында катнашучылар хуплады, алар миңа барлык этаплар дәвамында ярдәм итте”, – диде Д.Мирон.

Җиңүче сүзләренчә, “Дөнья энҗесе” – ул конкурс кына түгел, ә төрле илләрнең мәдәнияте тәкъдим ителгән фестиваль.

“Кайбер катнашучылар белән без инглиз телендә генә аралаштык, әмма тел дә безнең дуслык өчен киртә булмады. Мин беркайчан да шулкадәр шатлык һәм мәхәббәт тойганым юк иде. Бу конкурс миңа якты һәм онытылмас тәэсирләр китерде. Бүләкләүдән соң мин тырышлык аша барысына да ирешеп булганын һәм ул сизелмичә калмаячагын аңладым. Җиңүемне гаиләм һәм дусларым белән уртаклашуга шат булдым”, – дип тәмамлады ул.

Автор: Кристина Иванова