КФУ студенты – бокс буенча ТР чемпионаты җиңүчесе

Алабуга институтының икенче курс студенты 51 килограмм авырлыкта чемпион булды.

Яр Чаллыда 2004 елда туган һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар арасында бокс буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. Казан федераль университеты Алабуга институтының математика һәм табигый фәннәр бүлегенең 2 курс студенты Станислав Краснов турнирда җиңүчеләр рәтендә.

Чемпионат өч этапта узды – беренчел, ярымфинал һәм финал сугышлары. Соңгысы Станислав Красновка 51 килограмм авырлыкта 1 нче урын китерде.

“Мин көрәшне бик яхшы бәялим, ул аны вакытыннан алда җиңде. Икенче раундта сугышуны дәвам итә алмау сәбәпле туктаттылар, – дип сөйләде теория һәм физик культура методикасы һәм тормыш иминлеге кафедрасы доценты, Станиславның тренеры  Айрат Әсхамов.

Бокс белән Стас инде алты ел дәвамында шөгыльләнә. Әлеге чемпионатка ул сессияне тапшыруга гына тукталып, уку елы башыннан ук әзерләнгән. Тренеры әйтүенчә, Станислав Краснов юниорлардан чыкты гына һәм беренче тапкыр өлкәннәр арасында чыгыш ясады, әмма бу аңа Татарстан җиңүчесе булырга комачауламады.

Бик тиздән спортчы җыеннарга Казанга китәчәк. Анда республика җыелмасы составында ул 5 мартта Пермь шәһәрендә узачак Идел буе федераль округы чемпионатына әзерләнәчәк. Бу ярышта җиңү инде Россия чемпионатына билет булачак.

Авторы: Анна Зинченко, фото: КФУ Алабуга институтының матбугат үзәге