КФУ студенты Бөтенроссия студентлар форумында грантка ия булды

«Академия телеведущих «ИдИговори» проекты Екатерина Лазаревага җиңү алып килде.

 Казан федераль университеты студенты Екатерина Лазарева Бөтенроссия студентлар форумы кысаларында узган яшьләр инициативалары конкурсының грантына ия булды.

Конкурс «Студентлар инициативалары», «Яшьләр медиалары», «Иҗади яшьләр инициативалары», «Патриотик тәрбия», «Яшьләр мохитендә тискәре күренешләр профилактикасы һәм милләтара бәйләнеш», «Гаилә кыйммәтләрен ныгыту» номинацияләре буенча уздырылды.

Әлеге конкурска студентлар барлыгы 50гә якын гариза җибәргән, шуларның 20се проектларны яклау этабына чыгарга лаеклы, дип табылган. Конкурс нәтиҗәләре буенча Россиянең тугыз субъектыннан булган 13 проект грант ярдәмен алачак. Аның гомуми суммасы 3,5 миллион сумны тәшкил итә. Сүз уңаеннан, Татарстан катнашучылары гомуми суммасы 1 172 315 сум булган грант ярдәменә лаек булды.

Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты 2нче курс студенты Екатерина Лазарева конкурста «Академия телеведущих «ИдИговори» проектын тәкъдим итте һәм аны тормышка ашыру өчен 27 800 сумга лаек булды.

««Академия телеведущих «ИдИговори» – КФУ студентлары өчен өстәмә белем бирү программасы. Ул халык алдында чыгыш ясау, ораторлык осталыгы, камера алдында чыгыш ясау күнекмәләрен һәм компетенцияләрен үстерүгә юнәлтелгән. Без студентларга телевидение алып баручысы яки видеоблогер ролендә чыгыш ясарга, шулай ук халык алдында чыгыш ясау күнекмәләрен яхшыртырга тәкъдим итәбез. Шулай итеп, без телевидение алып баручыларын һәм видеоблогерларны өстәмә рәвештә әзерләү өчен белем бирү мәйданчыклары һәм формалары булмау проблемасын чишәргә телибез», – ди ул.

Программа кыш көне тормышка ашырылачак, ул 18-22 яшьлек КФУ студентларына юнәлтелгән.

Конкурста җиңү студент кыз өчен көтелмәгән хәл булган. Һичшиксез, бу – аның өчен яңа дәрәҗәгә күчү, халык алдында һәм камерага чыгыш ясарга курыккан яшьләргә ярдәм итү мөмкинлеге.

«Мин әле дә шок халәтендә! Бу – минем беренче проектым. Минем өчен җиңү үзмаксат түгел иде. Миңа үземне сынап карарга һәм проектларны кешеләр алдында яклау системасын аңлау кирәк иде. Мин тәҗрибәле экспертлардан төпле киңәшләр алдым. Алар яклау вакытында минем проектымны республика дәрәҗәсендә уздырырга кирәклеген әйтеп узды. Җиңү ярдәмендә мин кабаттан үз көчемә ышана башладым, һәрбер идеягә хуплау табарга мөмкин булуын аңладым. Үз командама һәм Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты тәрбия һәм социаль эшләр буенча директор урынбасары Екатерина Панковага ышанычы һәм ярдәме өчен зур рәхмәтемне белдерәм», – дип ассызыклый студент кыз.

Шунысын да билгеләп үтик, форум «Мәгариф» милли проекты кысаларында уздырылды. Аның дәвамында Студентлар клублары милли лигасы слеты, 100 төбәк мәйданчыгы, шулай ук онлайн-форматтагы Студентлар клублары милли лигасы үткәрелде.

Форумның оештыручылары – Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыгы, Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы. Чара Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы, Россия Мәгариф министрлыгы, Яшьләрнең ресурс үзәге, Студентларның координация советы, «Знание» Россия җәмгыяте ярдәме белән уздырылды.

Автор: Алинә Минневәлиева, фото: Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат үзәге