Илвир Сәрвәров Россиянең спорт мастерына кандидат нормативын үтәде.
Казан федераль университетының Яр Чаллы институты студенты Илвир Сәрвәров армрестлинг буенча Идел буе федераль округы беренчелегенең көмеш призеры булды.
Түбән Камада узган ярышларда округның 10 төбәгеннән 400 спортчы катнашты.
Илвир Сәрвәровның (80 кг авырлык категориясе) тренеры – югары квалификацион категорияле укытучы, ТР физик культура һәм спорт отличнигы, 1 категорияле спорт хөкемдары Илдар Фәйсханов. Илдар Шамилевич әйтүенчә, ярышларга спортчы озак, ике ел дәвамында әзерләнгән. Илвирга кирәкле үлчәү категориясендә чыгыш ясау өчен гәүдә массасын рәткә китерергә кирәк иде, спортчы 4,5 килограммга ябыкты, бу, һичшиксез, физик эшкә сәләтлелектә чагылды. Тренер фикеренчә, теләсә нинди ярышларның бурычы – яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү, шәһәр, төбәк, Россия җыелма командасы составын формалаштыру һәм милләтара дуслыкны ныгыту.
“Әзерлек вакытында без тәҗрибә алу һәм көрәштә хаталарны төзәтү өчен стартлар үткәрдек. Сыйфатлы техник-тактик әзерлек өчен бәйгеләр видеосын анализладык һәм тикшердек. Илвир авырлыкларны җиңеп чыкты һәм спорт мастерына кандидат нормативын үтәде, шулай ук Татарстан Республикасы җыелма командасының төп составында Россия беренчелегенә юллама алды. Хәзер без тизлеккә биремнәргә күбрәк игътибар итәбез, көрәшне имитацияләүче изометрик күнегүләр һәм махсус блок җайланмалары кулланабыз», – дип сөйләде И.Фәйсханов.
Илвир спорт белән 5 яшьтән шөгыльләнә. Аның әйтүенчә, әзерлек һәм ярышлар шактый уңышлы узган һәм ул чемпионат нәтиҗәсеннән тулысынча канәгать.
«Ярышларга әзерлек бик яхшы булды, бик күп яхшы спортчылар бар иде. Призлы урын алгач, мин сөендем һәм башкарылган эшнең бушка булмавын аңладым”, – дип тәэсирләре белән уртаклашты спортчы.
Алга таба Илвир спорт карьерасын дәвам итәргә һәм армрестлинг буенча ярышларда гына түгел, башка дисциплиналарда да катнашырга ниятли.
Авторы: Әминә Морат, фото: «ВКонтакте»дагы «Лучшие фото спортивных мероприятий» төркеменнән, Сергей Манаков