Тиздән Россия җыелмасына кергән яшь профессионалларның исемнәре билгеле булачак.
Казан федераль университеты Дизайн һәм киңлекләр сәнгате институтының 1нче курс студенты Анастасия Иванцова 2022 елда WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык дөнья чемпионатына әзерлек һәм катнашу өчен Россия җыелмасы составына керде.
Анастасия «Интерьер дизайны» юнәлеше буенча белем ала. Ул КФУга Казан халык сәнгать һөнәрләре техникумын тәмамлаганнан соң укырга керә.
«Мин WorldSkills хәрәкәтенә 2019 елның октябрендә «Зәркән эшләнмәләрен кырлап шомарту» компетенциясе буенча кушылдым. Соңыннан, бу минем юнәлеш түгеллеген аңлап, «Зәркән эше» компетенциясенә киттем. Бу хәрәкәт миңа үземне һәм потенциалымны үстерергә булыша. Яшьләр, белгечләрдән өйрәнеп, үз профессиясенә күнекмәләр алырга мөмкин», – ди Анастасия Иванцова.
Билгеләп үтик, августта Уфа шәһәрендә узган «Яшь профессионаллар» IX Милли чемпионаты финалында студент кыз II урын алды һәм «Зәркән эше» юнәлешендә көмеш медальгә лаек булды.
«Чемпионат ярышлары вакытында биремнәр ике өлештән торды: гомуми һәм креатив. Гомуми бирем вакытында безгә металл, трубка һәм тимерчыбык бирелде. Боларның барысыннан да без сызым буенча сувенир ясарга тиеш идек. Креатив бирем вакытында билгеле бер тематика буенча үзебезгә ниндидер эшләнмә уйлап табарга кирәк иде», – дип билгели студент.
Шушы Милли чемпионаттан соң А. Иванцова «Зәркән эше» компетенциясе буенча WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерлек һәм катнашу өчен Россия җыелмасы составына керде. Ярышлар 2022нче елның 12-17 октябрендә Шанхай шәһәрендә (Кытай халык республикасы) узачак. Әлегә җыелма составында биш кеше.
Бүген КФУ ярдәме белән Анастасия Мәскәүдә күнекмәләрдә катнаша. Тиздән сайлап алулар узачак, нәкъ менә шуннан соң җыелма составында бары тик ике кеше генә калачак, алар дөнья чемпионатында Россия данын яклаячак.
«Мәскәүдә без катлаулы биремнәр башкарабыз, анда металлдан катлаулы, күләмле һәм күпьяруслы конструкция эшләргә кирәк. Шулай ук без эскиз ясау күнекмәләрен дә үстерәбез: композиция булдырырга, тиз арада рәсем ясарга һәм уйларга өйрәнәбез», – дип сөйләде КФУ студенты.
Анастасия сүзләренчә, аның компетенциясендә чыдамлылык, җитезлек һәм игътибарлылык мөһим. Алардан башка зәркән эшендә берни дә барып чыкмаячак, ди беренче курс студенты.
Авторы: Алинә Минневәлиева, фото: «ВКонтакте»ның «WorldSkills Russia / Республика Татарстан» төркеменнән