Анда 100 трек кергән.
Казан федераль университеты студентлары яратып тыңлаган музыкаль композицияләр исемлеге билгеле булды. Ул Spotify стриминг сервисы тарафыннан төзелгән, КФУ укучыларынң плейлисты бөтен дөнья вузларының плейлисты исемлегенә эләккән.
Бу исемлеккә 100 трек кергән, алар арасында Хәния Фәрхинең «Әлдермешкә кайтам әле», Вәсилә Фәттахованың «Туган як», Джараховның «Когда мы одни», Thomaz Mraz «Миллион», Cream Soda төркеменең «Ритуал», «Скриптонит» төркеменең «Ты не верь слезам» җырлары бар.
Популяр җырлар мобиль кушымтаны кулланучы КФУ студентлары мәгълүматларына нигезләнеп төзелгән. Алгоритмлар трекның гомуми популярлыгын төрле вузлар укучылары арасында булган популярлыгы белән чагыштыра. Бу бер-берсеннән аерылып торган җырларны табу өчен кирәк. Һәр җыентыкта бер башкаручының бары тик бер җыры гына тәкъдим ителә. Плейлистлар атна саен автоматик рәвештә яңартыла.
Авторы: КФУ Медиакоммуникацияләр үзәге, фото: pixabay.com