КФУ студентларының Җиңү маршында 1 меңнән артык кеше катнашачак

Беренче йөреш Бөек Җиңүнең 70 еллыгында, 2015 елда булды.

28 апрельдә Казан федераль университетының төп бинасы ишегалдында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган Студентлар маршы узачак. Анда 1 меңнән артык кеше катнашачак.

«Җиңү маршы – Казан университеты студентлары өчен һәрвакыт мөһим чара булды. Аның хәзерге вакытта кыйммәте күп тапкырлар үсте. Яшь буынга чын тарихны, туганнарыбыз кылган батырлыкларны истә тотарга һәм йөрәктә сакларга кирәк”, – диде КФУның Яшьләр сәясәте департаментының патриотик тәрбия һәм хокук бозуларны профилактикалау бүлеге башлыгы Ольга Мысовская.

Быел Студентларның Җиңү маршында 1 меңнән артык кеше катнашачак – университетның барлык институтларында белем алучы, шул исәптән чит ил студентлары, әзерлек факультеты тыңлаучылары, студентлар иҗтимагый оешмалары вәкилләре.

«Мактаулы батальон» взводлары парады, «Үлемсез полк» акциясендә катнашучылар, студентлар активы тезелүе, шулай ук Казан университеты байрагы белән ГАЗ командир автомобиле йөреше планлаштырыла.

Чараның азагында Ватан азатлыгы өчен гомерләрен биргән укытучылар, хезмәткәрләр һәм студентлар истәлегенә мемориаль тактага чәчәкләр куелачак.

Исегезгә төшерәбез,  беренче тапкыр Студентларның Җиңү маршы 2015 елда узды. Йөреш Кремль урамында: Муса Җәлил һәйкәленнән КФУның төп бинасына кадәр узды. Марш 1 Май мәйданыннан башланып китте, анда Бөек Ватан сугышы ветераннары, хөрмәтле кунаклар, проректорлар, институтлар җитәкчеләре, вузны тәмамлаучылар һәм студентлар татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Максим Зарецкий