Бу инициативаларны гамәлгә ашыру өчен 650 мең сумлык финанслау җәлеп ителәчәк.
Казан федераль университеты студентларының өч проекты «Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе” республикакүләм яшьләр форумының җиңүчеләре арасында. Әлеге өч проектны гамәлгә ашыру өчен 650 мең сумлык финанслау җәлеп ителәчәк.
Быел форум беренче мәртәбә «Росмолодежь. Грантлар ” конкурсын үткәрү өчен мәйданчык булды. 25 сентябрьдән 31 октябрьгә кадәр конкурсның гаризалар кампаниясе узды, жюри бәяләмәсенә 190 проект керде. Җиңүчеләр үз ниятләрен тормышка ашыру өчен 500 мең сумга кадәр ота алды. Ә җиңүчеләрне бүләкләү 13-14 ноябрьдә «УРАМ» экстрим-паркында форум финалында булды.
ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева «Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе” форумы кысаларында оештырылган проектлар күргәзмәсендә булды.
«Күргәзмәдә һәр проектның инде гамәлгә ашырылу һәм колачлырак булу перспективасы бар. Бу аларның үсүе турында сөйли. Безнең яшьләр иҗат итәргә сәләтле. Идеяләр һәм инициативалар күп, әмма аларны эшкәртү мөһим. Форумда мастер-класслар һәм лекцияләр нәкъ менә шуның белән бәйле. Аерым алганда, документларны ничек дөрес тутырырга, грант конкурсы өчен проектларны ничек формалаштырырга һәм башкалар турында. Бу инициативалы кешегә белергә кирәк булган әйберләр, – ди Л.Фазлыева.
Аның әйтүенчә, Татарстан яшьләре проектлары тормышның күп кенә өлкәләрен, аерым алганда, мәдәни, экологик һәм икътисадый өлкәләрне үз эченә ала.
“Форум яшьләрнең актуаль соравына җавап бирергә тиеш. Бу битараф булмаган инициативалы яшьләр өчен мәйданчык, алар биредә фикердәшләр табарга һәм ярдәм алырга мөмкин. Моннан тыш, бу аларның шәхси үсеш урыны. Үз проектлары белән алар социаль әһәмияткә ия проблеманы хәл итеп кенә калмый, проектларны һәм программаларны оештыруда мөһим тәҗрибә туплый», – диде Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.
Проектларны гамәлгә ашыруга грант откан КФУ вәкилләре:
- Ринат Сәлахов, Яр Чаллы институты, “Коткаручы янәшә” проекты (260 мең сум);
- Нургөл Сансызбаева, Идарә, икътисад һәм финанслар институты, “ECOMUNITY экология эшкуарлыгы мәктәбе” проекты (300 мең сум);
- Тимофей Соколов, Юридик факультет, “ТР юридик клиникалары форумы” проекты (90 мең сум)
Яр Чаллы институты аспиранты Ринат Сәлахов «Коткаручы янәшә» проекты белән җиңде.
“Проект сыйфатлы беренче ярдәм күрсәтә белә торган әзерлекле волонтерлар берләшмәләрен формалаштыруга юнәлтелгән”, – диде ул.
Идея шуннан гыйбарәт ки, “Коткаручы янәшә” мобиль кушымтасы ярдәмендә волонтер-коткаручылар бәхетсез очрак шаһитларыннан чакырулар ала һәм һәлакәт урынына якындагы коткаручы килеп җитә.
“Без беренче ярдәм күрсәтәбез. Медицина ярдәмен табиблар гына күрсәтә ала, безгә дарулар бирергә, уколлар ясарга ярамый. Без бинт һәм жгут ярдәмендә кан агуны туктата, ярдәм күрсәтә алабыз, әгәр кеше тыгылса, йөрәге туктаганда ашыгыч ярдәм килгәнчегә кадәр йөрәк-үпкә реанимациясен ясый, пешкән, өшегән, агуланган һ.б. вакытта ярдәм күрсәтә алабыз”, – дип сөйләде ул.
Р.Сәлахов әйтүенчә, проект инициаторлары кеше тормышыннан да мөһимрәк нәрсә юк, дип саный.
“Кешеләр белән һәрвакыт бәхетсез очрак килеп чыгарга мөмкин. Ике чакрым радиуста эшләүче волонтер кешеләр кушымта ярдәмендә чакыру алалар һәм ярдәмгә киләләр. Без шулай ук ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә зыян күрүчене транспортлау очрагында да кирәк булачакбыз”, – дип аңлатты ул.
КФУ аспиранты әйтүенчә, «Коткаручы янәшә» проекты беренче тапкыр Санкт-Петербургта эшли башлаган. Хәзер аны гамәлгә ашыруга илнең башка төбәкләре дә кушыла.
“Без команда белән проектны Татарстанда гамәлгә ашырабыз һәм системага тоташкан ирекле коткаручылар саны буенча беренче урынга чыктык. Откан грант акчалары яңа доброволецларны укытуга (120 кеше), чыгым материаллар (бинтлар, медицина перчаткалары), шулай ук төрле чараларда кизү тору өчен логотиплы жилет һәм кепкалар сатып алуга юнәлдереләчәк”, – дип аңлатты ул.
Әңгәмәдәш әйтүенчә, Татарстанда 430 кеше укытылган инде. Шул ук вакытта 100 гә якын ирекле нигездә Казанда, Яр Чаллыда, Әлмәттә һәм Тәтештә актив кизү тора.
“Проект 18 яшьтән 60 яшькә кадәрге барлык теләүчеләргә исәпләнгән. Иң мөһиме – ярдәм итү теләге, ә өйрәтү бездән”, – дип йомгаклады ул.
Автор: Кристина Иванова, фото: minmol.tatarstan.ru