Киләчәктә дебаркадер елга һәм елгадагы яшәү рәвешенә багышланган “Зөя утрау-шәһәрчеге” музей-тыюлыгының яңа даими экспозициясенең бер өлеше булачак.
Узган ял көннәрендә Казан федераль университетының Дизайн һәм пространство сәнгате институты укытучылары һәм студентлары Зөядә «Том Сойер Фест» фестивалендә катнашты. Ике сменада КФУның 59 вәкиле киләчәктә буяу өчен җирле дебаркадерны әзерләүдә ярдәм итте.
“Том Сойер Фест” – гомумроссия күләмендәге хәрәкәт, аның кысаларында волонтерлар шәһәр төзелешенең кыйммәтле объектларын ремонтлыйлар. Бүгенге көндә ул илнең 76 шәһәрен берләштерә. Татарстанда проект Казанда, Яшел Үзән һәм Алабуга районнарында гамәлгә ашырыла, Зөядә ул беренче тапкыр уздырыла. 2016 елда проект башланганнан бирле республика башкаласында активистлар 16 йортны яңартты, шуларның 15 е – торак йорт.
Барлык эшләр фестиваль партнерлары – Казан төзелеш компанияләре, лак-буяу, тәрәзә җитештерүчеләре һәм яхшы кешеләр акчасына башкарыла. Быел июльдән Казанда эшләр Горький урамындагы Боратынский утарында бара, анда волонтерлардан беседка һәм музей комплексы коймасын яңартуны сораганнар. 7 августтан башлап эшләр Зөя яр буенда урнашкан 721 нче дебаркадерында башланды. Былтыр аны бирегә Казанның Локомотив ярымутравыннан китергәннәр, анда ул дистәләгән еллар Елга техникумының тренировка базасы булып хезмәт иткән.
Казан федераль университетының Медиакоммуникацияләр үзәгенә КФУның Дизайн һәм пространство сәнгате институтын (ИДиПИ) үстерү буенча директор урынбасары, архитектор-реставратор Степан Новиков сөйләгәнчә, узган шимбәдә 721 нче дебаркадерында эшләр өчен Зөягә институттан 59 укытучы һәм студентлар килгән. Бу көннәрдә ИДиПИда узучы FEST кысаларында студентларның әйләнә-тирә мохитне танып белүдә һәм теркәүдә катнашуының үзгәрешсез традициясе бар, һәм “Том Сойер Фест” шундый мөмкинлекләрнең берсен бирде.
“Без Зөягә ике автобуста килдек. Берсен безгә Казан университетында тәкъдим иттеләр, икенчесен фестивальне оештыручылар. Һәрберсе 2,5 сәгать барган ике сменада эшләдек. Бер смена эшләгән арада, икенчесе Зөядәге археологик агач музеенда булды. Моннан тыш, студентлар В.П.Крылосов йортында (Троицкая ур., 7) урнашкан КФУ укытучысы Рөстәм Фәрит улы Мирхасановның “Рәссам остаханәсе” күргәзмәсендә булдылар, – дип сөйләде С.Новиков.
ИДиПИ директоры урынбасары әйтүенчә, КФУ вәкилләре кытыршы кәгать ярдәмендә иске буяулардан, пычрактан дебаркадерның беренче һәм икенче катын, шулай ук колонналарын чистарткан. Эшләрдә дизайн институтының 2-3 курс студентлары катнашкан – алар өчен бу үзенчәлекле технологик практика була.
“Күпләр Зөягә беренче тапкыр килде. Барысына да сәфәр бик ошады, – диде Дизайн һәм пространство сәнгате институты директоры урынбасары. – Экскурсия программасыннан тыш, студентлар мәдәни мирасның югалтуга аеруча дучар булган мохит объектларын саклау өлкәсендә команда эшендә катнаша алды. Шулай ук кайбер технологик процессларны, урында инструментлар белән эшләүне дә белә алдылар. Өстәвенә, “Том Сойер Фест” та катнашу – бөтенроссия акциясенә кушылу, мәдәни мирасны саклау буенча уртак эш тирәсендә берләшү”.
Акциядә катнашучыларның берсе, ИДиПИның 2 нче курс студенты Дарья Кучеренко әйтүенчә, ул күптән инде үзен реставратор-волонтер ролендә сынап карарга теләгән, һәм “Том Сойер Фест” шундый мөмкинлек биргән.
“Моңа кадәр минем беркайчан да Зөядә булганым юк иде. Шулай булгач, сәфәр бик ошады һәм истә калырлык килеп чыкты. Безгә рәшәткәләрне пәрәвездән чистарта торган инструментлар өләштеләр, иске буяуны чистарттык. Күңелле, кызык булды. Без архитекторларга укыганлыктан, реставрация эшләре өлкәсендәге белемнәр безгә дә кирәк булачак “, – дип саный ул.
Киләчәктә дебаркадер елга һәм елгадагы яшәү рәвешенә багышланган “Зөя утрау-шәһәрчеге” музей-тыюлыгының яңа даими экспозициясенең бер өлеше булачак. Дебаркадерның өске өлешендә Казан елга пароходлыгы участогы – речниклар, дебаркадерлар һәм җирле линия суднолары турында сөйләүче музей булачак, беренче катта суднолар модельләштерү түгәрәге һәм ишкәк ишү клубы урнашачак. Август ахырында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зөядәге дебаркадерда булды. Республика башлыгы «Том Сойер Фест» хәрәкәте волонтерлары белән аралашты һәм башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.
«Том Сойер Фест» фестивале кысаларында торгызыла торган 1969 елгы Идел дебаркадеры Зөя елгасы яры ягыннан Зөя утрау-шәһәрчегендә урнашкан. Ул музей-тыюлык биналарының берсе булачак.
«Узган ел музейчылар дистәләгән еллар Елга техникумының тренировка базасы булып хезмәт иткән дебаркадерны утильгә чыгарудан коткардылар һәм Казанның Локомотив ярымутравыннан утрау-шәһәрчеккә күчерделәр», – дип сөйләде ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова.
Автор: Кристина Иванова