КФУ студентлары «Тукай Петербургта» спектаклен тәкъдим итте

Чара татар шагыйренең тууына 137 ел тулуга багышланган иде.

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында (ИФМК) бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан “Мизгел” яшьләр театры башкаруында “Тукай Петербургта” театральләштерелгән тамашасы булды.

Бүген, 26 апрельдә, Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу билгеләп үтелә. Спектакль алдыннан тамашачыларга ИФМКның татар әдәбияты кафедрасы мөдире Флера Сәйфуллина мөрәҗәгать итте. Үз чыгышында ул “татар халкының милли символы” булган Тукайга аерым игътибар итте.

КФУның медиакоммуникацияләр үзәгенә «Мизгел» театры режиссеры, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры Илфак Хафизов сөйләгәнчә, Ибраһим Нуруллин әсәрен нигез итеп алу идеясе Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы доценты Таһир Гыйләҗевнеке. Бу спектакль Габдулла Тукайның Әдәбият музеенда күрсәтү өчен оештырылган. Сүз уңаеннан, егетләр анда чыгыш ясарга өлгергән инде.

«Институтта спектакльне күрсәтүне татар халык шагыйренең туган көненә туры китерергә булдык. Әсәр үзем өчен ачыш булды, моңарчы мин аның турында белмәдем, йотлыгып укыдым. Анда Тукай авыруы, аның икенче башкалада булуы белән бәйле вакыйгалар тасвирлана. Әсәр дусларының, татар интеллигенциясе вәкилләреенең ничек итеп Тукай тирәсендә җыелып, аны кайгыртып йөрүләре турында. Шагыйрьне табибка күрсәтү өчен “заговор” әзерләнә “, – дип аңлатты режиссер.

И.Хафизов әйтүенчә, Петербургта Тукай гади халык турында шигырьләр язарга илһамлана.

Таһир Гыйләҗев сөйләгәнчә, спектакль нигезендә Казан университетының татар, рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы профессоры Ибраһим Нуруллинның «Тукай Петербургта» дигән 1965 елгы әдәби әсәре ята. Бер яктан, автор Тукайның якты образын ача, икенче яктан, аның холык сыйфатларын күрсәтә.

«Шагыйрьнең берничә көне Петербург белән бәйле. 1912 елның апрелендә ул бу шәһәрдә җәмәгать һәм дин эшлеклесе Муса Бигиев чакыруы буенча була, – диде Т.Гыйләҗев. – Әсәрдә без шулай ук татар язучысы, журналист, театр тәнкыйтьчесе Кәбир Бәкер турында да белә алабыз».

Театральләштерелгән тамашаны институт фойесында укытучылар һәм студентлар карады. “Мизгел” театры актерлары шул елларның көнкүрешен, атмосферасын һәм кәефен тасвирлый алдылар. Монда аларга аутентик кием һәм реквизит ярдәм итте. Тамашаны халык шагыйре үзе дә «күзәтте», чөнки институт фойесында аңа һәйкәл куелган.

Куелышта “Мизгел” театры актерлары, ИФМК студентлары: Рөстәм Төхвәтуллин (Мулланур Вахитов), Булат Сафин (Хәбир), Рәсим Әхмәтҗанов (Идрис), Кәрим Газизуллин (Габдулла Тукай), Илнар Камаев (студент Әсфәндияров) һәм башкалар катнашты.

1 курс студенты Кәрим Газизуллин Тукайны уйнаячагын белгәч, җаваплылык тойганын белдерде. Кәрим тышкы кыяфәте белән Тукайга охшаш: төз һәм тәбәнәк.

“Башта мин барып чыгармы, юкмы дип шикләндем. Илфак Хафизовның осталык дәресләре ярдәмендә рольгә керә алдым дип уйлыйм. Әти-әниләрем нәкъ менә миңа шагыйрьнең үзен уйнарга туры килүенә шат иде”, – дип уртаклашты тәэсирләре белән төп рольне башкаручы.

“Мизгел” студентлар театры даими рәвештә төрле студентлар фестивальләрендә катнашып килә. Гаммәви мәгълүмат чараларында, телевизион тапшыруларда театрның иҗат эшчәнлеге һәрвакыт югары бәяләнә (беренче өч спектакль Татарстан Республикасының «Яңа гасыр» телевидениесе фондында саклана).

Искәртеп узабыз, мартта Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында “Мизгел” студентлар театрының Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» пьесасы буенча премьера спектакле булып узган иде.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова. Автор һәм Валерия Ушакова фотолары.