Рус теле белемнәрен 70кә якын студент тикшерде.
Казан федераль университетында Толстой диктанты узды. Ул «2014 – 2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.
Диктантны оештыручылар – КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. Чара Рус теле көненә багышланган яшьләр фәнни-белем бирү фестивале кысаларында үтә.
Чараның максаты – студентлар арасында офрография һәм пунктуация юнәлешендә грамоталылыкны үстерү, яшьләр арасында Л.Н. Толстой иҗатын популярлыштыру.
Диктантны язуда Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм Халыкара мөнәсәбәтләр институтының 1-2 курс студентлары катнашты. Быел аларга Л.Толстойның «Балачак» («Детство») әсәреннән өзек тәкъдим ителде, былтыр катнашучылар «Сугыш һәм солых» («Война и мир») романыннан өзек язган иде. Диктант текстын Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты И.А. Бодуэн де Куртенэ исемендәге рус теле һәм мәдәниятара багланышлар югары мәктәбенең рус теле һәм аны укыту методикасы кафедрасы доценты Юлия Лукоянова һәм әлеге кафедраның өлкән укытучысы Ильдания Низамбиева укыды.
«Күпләр яшьләрнең теле – кыска, смс-хәбәрләр теле дисәләр дә, бу бик үк дөрес түгел. Бездә китаплар укучы, белемле, әдәби рус телендә сөйләшүче яшьләр бар. Бүгенге диктант – рус теле буенча белемнәрне, грамматик һәм синтаксик күнекмәләрне тикшерү шансы. Бу – әле безнең өчен эталон булган рус, классик әдәби теленә якынаю мөмкинлеге дә. Филологлар һәм булачак укытучылар өчен Толстой диктантын язу аеруча әһәмиятле», – диде Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты И.А. Бодуэн де Куртенэ исемендәге рус теле һәм мәдәниятара багланышлар югары мәктәбе деканы, профессор, педагогика фәннәр докторы Резеда Мөхәммәтшина.
КФУ профессоры сүзләренә караганда, әлеге чара тәрбияви мәгънәгә дә ия. Яшь Толстой исеме Казан университеты белән бәйле. Ул биредә үзлегеннән уку кыйммәтен аңлаган, көндәлекләр алып бара башлаган.
«Толстой стиленең үзенчәлеге шунда: аның теле күпкатламлы, тирән. Әсәрләрендә һәр сүз әһәмиятле. Толстой диктантын язу – ул әле филологлар мәктәбе дә. Безнең яшь филологлар, булачак укытучылар бу телгә, эталонга кебек, омтылырга тиеш», – дип билгеләде Р. Мөхәммәтшина.
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 2нче курс студенты Адилә Айдарова – булачак рус теле укытучысы. Шуңа да үз күнекмәләрен практик яктан ныгыту мөһим, дип саный.
«Россия Федерациясе гражданинына дәүләт телен белү бик мөһим. Җәмгыятьнең үсеше белән бергә тел дә үзгәреш кичерә, без телнең кайбер нормаларын онытабыз, еш кына сленг гыйбарәләрен кулланабыз. Шуңа да бөек классиклар әсәрләреннән өзекләр язу безнең үсешебез, рус телен, аның норма һәм традицияләрен саклау өчен файдалы. Мондый диктантлар күптән онытылган нәрсәләрне искә төшерергә ярдәм итә. Диктант язганда, туры сөйләмне язуда билгеләү белән кыенлыклар туды, чөнки без аның белән бик еш очрашмыйбыз», – дип сөйләде Адилә.
Халыкара мөнәсәбәтләр институтының 1нче курс студенты Регина Насыйрова диктантта укытучысы тәкъдиме буенча катнашырга булган:
«Мин үз көчемне тикшереп карарга булдым. Һәр кеше үзенең грамоталылык дәрәҗәсен аңларга тиеш. Бу аның киләчәк үсеше өчен кирәк. Диктант минем өчен бер дә катлаулы түгел иде. Мин текстның кайсы әсәрдән икәнен беренче юлларыннан ук таныдым».
«Толстой диктанты» акциясенең иң актив катнашучыларының исемлеге бер атнадан билгеле булачак, аларга рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылачак.
Авторы: Алинә Минневәлиева, фото: Юлия Акморза