КФУ студентлары тхэквондо буенча Бөтенроссия ярышларыннан алтын һәм көмеш медальләр белән кайтты

Алар IX Бөтенроссия җәйге универсиадада катнашачак. 

Люберцы шәһәрендә студентлар арасында Бөтендөнья тхэквондо федерациясенең тхэквондо буенча Бөтенроссия ярышлары тәмамланды. Казан федераль университеты спортчылары исәбендә алтын һәм көмеш медальләр. Ярыш – Башкортостанда узачак IX Бөтенроссия җәйге Универсиадасына сайлап алу этабы булып тора.

74 килограммга кадәрге авырлык категориясендә яшүсмерләр арасында беренче урынны Фундаменталь медицина һәм биология институтының (ИФМиБ) 4 курс студенты Ханмагомед Рамазанов яулады. Турнир 3 көрәштән торган, спортчы әйтүенчә, ул һәрберсендә җиңү яулаган.

“Һәр ярышларда мин безнең университетны тәкъдим иттем. Әлбәттә, пьедесталда КФУ флагын күтәрү күңелле”, – ди ИФМиБ студенты.

Х.Рамазанов «Дәвалау эше» белгечлеге буенча укый. Аның әйтүенчә, вузда алган белемнәре ярдәмендә ул үзенең физиологик халәтен яхшырак тикшерә, ярыш алды чорында организм өчен нәрсәләр файдалы булачагын аңлый башлаган. Моннан тыш, Ханмагомед фикеренчә, институтта тыгыз графикны һәм күнегүләр процессын берләштерү үздисциплинаны арттырырга ярдәм итә.

Әйтергә кирәк, Ханмагомед Рамазанов яшүсмерләр арасында тхэквондо буенча дөнья чемпионы, төрле яшь категорияләрендә алты тапкыр Россия чемпионы.

87 килограммга кадәр авырлык категориясендә көмеш медальгә Идарә, икътисад һәм финанслар институтының 1 курс студенты Глеб Махеев лаек булды. Бу аның университет студенты буларак беренче чыгышы.

«Кичә мин беренче тапкыр студентлар арасында ярышларда чыгыш ясадым, КФУ ны уңышлы тәкъдим иттем. Мин Россия җыелмасы составында, һәм мондый дәрәҗәдә чыгыш ясау минем өчен зур кыенлык тудырмый. Спорт өлкәсендә югары уку йортын таныту мөмкинлеге бирелүенә шатмын. Киләчәктә дә шулай ук чыгыш ясарга һәм вузга медальләр алып килергә планлаштырам! “- дип уртаклашты тхэквондист.

Авторы: Алисә Гайнетдинова, КФУның Мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Сергей Титкин, Глеб Махеевның шәхси архив, ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте