КФУ студентлары Татарстанның иң яхшы профсоюз командасы булды

Студентлар республиканы «Иң яхшы профсоюз командасы-2023» конкурсының округ этабында тәкъдим итәчәк.

Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты командасы Татарстанның иң яхшы профсоюз командасы дип табылды. Ул шулай ук КФУ рейтингында беренче урынны алды.

Бу көннәрдә студентлар берләшмәләре вәкилләре өчен мәктәп кысаларында «Татарстанның иң яхшы профсоюз командасы-2023» республика конкурсы тәмамланды. Конкурска «Регина» шәһәр яны кунакханәсе базасында республиканың дүрт вузыннан 14 команда җыелды, шуларның 10сы Казан университетыннан иде.

Гомумроссия мәгариф профсоюзының Татарстан республика оешмасы экспертлары,  Татарстан вузларының профком җитәкчеләре чарада  жюри әгъзалары булдылар. Катнашучылар алты конкурста көч сынашты: «Визит карточкасы», «Капитаннар конкурсы», «Профсоюз утырышы», «Кабул итү кампаниясе», «Профбаттл» һәм «Хокук биатлоны».

«Быел КФУның һәм Татарстанның иң яхшы профсоюз командасына конкурслар бер чара кысаларында узды. Өч көн дәвамында нәкъ менә без – профсоюз эшчәнлеге өлкәсендә иң яхшы команда икәнебезне исбатладык. Нәтиҗәдә, безнең команда берьюлы ике конкурста җиңүгә иреште – “КФУның иң яхшы профсоюз командасы” һәм “Татарстанның иң яхшы профсоюз командасы”. Без озак итеп һәм тырышып әзерләнү хисабына җиңдек», – диде Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты командасы капитаны, институтның профбюро рәисе Руслан Зиннуров.

Р.Зиннуров әйтүенчә, команда биш кешедән торган, шуларның өчесе яңа кеше булган. Барысы да профсоюз активистлары яки бүлекчә профорглары булып тора.

«Узган ел белән чагыштырганда, команда да өч яңа әгъза булуга карамастан, без конкурсның барлык хокукый моментларын өйрәндек һәм актив әзерләндек. Безнең команда төгәл һәм җайга салынган механизм кебек. Командада һәркем билгеле бер эшчәнлек өлкәсе өчен җаваплы. Кемдер – мәгълүмат, кемдер – партнерлык, кемдер – хокукый өлкә өчен җаваплы. Нигездә, конкурстан тыш без студентларның мәнфәгатьләрен яклау белән шөгыльләнәбез һәм башка мәсьәләләрне хәл итәбез, бездә эшчәнлекнең 13 юнәлеше каралган”, – дип сөйләде команда капитаны.

Җиңү өчен бүләккә Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты командасына ике кубок һәм сертификат тапшырылды. Студентлар Татарстанны «Иң яхшы профсоюз командасы-2023» конкурсының округ этабында тәкъдим итәчәк, ул 20-22 мартта Удмуртия Республикасында узачак.

Авторы: Кристина Иванова, фото: Лаура Давтян