Отрядларның төп эш блогы – авыл җирлекләрендә яшәүче ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә йортларын кардан чистарту һәм хуҗалык эшчәнлеген алып бару өчен адреслы ярдәм итү.
29 гыйнвардан 3 февральгә кадәр Татарстан Республикасы районнарына Казан федераль университеты Студентлар отряды штабы студентларының ике социаль отряды чыкты. “Мирас” студентлар социаль отряды Апас районында, ә “Матур” отряды Тәтештә ярдәм күрсәтте.
2019 елдан КФУның студентлар отряды штабында студентларның социаль отрядлары форматында волонтерлык юнәлеше үсә. Кышкы каникуллар вакытында халыкка адреслы ярдәм күрсәтү өчен отрядлар Татарстан Республикасы районнарына чыгалар. Моннан алдарак кына акцияләр Нурлат, Балык Бистәсе һәм Алексеевск районында оештырылды.
Отрядларның төп эше – авыл җирлегендә яшәүче ярдәмгә мохтаҗларга йортларын кардан чистарту һәм хуҗалык эшләрендә адреслы ярдәм итү. Район администрациясе социаль хезмәтләр белән берлектә ярдәмгә мохтаҗ ветераннар, ялгыз пенсионерлар, мобилизацияләнгән гаиләләр адресларын тәкъдим иткән. Барлыгы алты көн эчендә студентлар районнарда егерме дүрт адреста булды.
«Булышырга чыгуның төп бурычы – гыйнвар аенда көчле бураннар вакытында яуган кардан өлкән яшьтәгеләрнең ишегалларын чистартырга ярдәм итү иде. Студентлар рәхәтләнеп әби-бабайларга булыштылар, ә эш араларында хәтта җырлар да суздылар. Чын күңелдән рәхмәт сүзләре ишетү күңелле булды, шулай ук безне чәй белән сыйладылар, тормышлары турында кызыклы нәрсәләр сөйләделәр, – дип уртаклашты «Мирас» студентлар социаль отряды командиры Наталия Шилова.
Сәфәр барышында Казан федераль университеты студентлары шулай ук Каратун, Табар Черкене, Олы Шәмәк, Килдеш, Тәтешнең П.С. Ханжин исемендәге 1 нче урта мәктәпләрендә, Генерал-майор В.А. Хапаев исемендәге Тәтеш кадет интернат-мәктәбендә мәдәни һәм белем бирү программаларын үткәрделәр. Шунысын да билгеләп үтү мөһим, һәр яшь категориясе өчен аерым чара әзерләнгән иде, бу аларны мәктәп укучылары өчен зур кызыксыну белән үткәрергә мөмкинлек бирде. Кече мәктәп укучылары йомшак антистресс-уенчыклар эшләгәннәр, урта сыйныфлар нейрографика нигезләрен үзләштергәннәр, ә өлкән сыйныф укучылары интеллектуаль уен уйнаганнар, шулай ук беренчеләрдән булып Казан федераль университетынаукырга керү турында мәгълүмат алганнар. Һәр укучы аларга университетта фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлек турында сөйләгән студентлар белән аралашу мөмкинлегенә ия булган.
Шулай ук Олы Шәмәк, Килдеш, Иске Әнәле һәм Каратун авылларындагы мәдәният йортлары мәйданчыкларында, “Яңа гасыр” мәдәни-күңел ачу үзәгендә, “Алга” яшүсмерләр клубында КФУ студентлары теләгән һәркем өчен иҗади концертлар оештырдылар. Концерт программасында вокаль, хореографик, шулай ук рус һәм татар телендә театраль номерлар бар иде.
Актив социаль эштән тыш, студентлар халык белән аралашканнар, музейларда булганнар, үзләре барган районнарның тарихын һәм традицияләрен өйрәнгәннәр. Студентлар тарафыннан социаль челтәрләр өчен Татарстан районнары тарихы, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклау турында мәгълүмат бирү максатында видеороликлар әзерләнәчәк. “Матур” студентлар социаль отряды командиры Айсылу Байгускарова Тәтеш районы тарихыннан кызыклы факт белән уртаклашты:
«Тәтеш икътисады һәм мәдәнияте өчен элек-электән балык үрчетү кәсебенең әһәмияте зур булган. 1921 елның февралендә Тәтештә авырлыгы бер тонна чамасы булган гаять зур кырпы балыгы тотыла. Бүген Тәтеш туган якны өйрәнү музеенда уникаль фотография саклана, анда соңгы йөз ел эчендә хәзерге Татарстан чикләрендәге Иделдә тотылган иң зур кырпы сурәтләнгән.
Студентлар социаль отрядлары инициативасы университет тарафыннан инде биш ел дәвамында хуплана. Ә 2023 елда «Мирас» студентлар социаль отрядының доброволецлар акциясе» проекты физик затлар арасында Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында җиңүче булды.
Доброволецларның сәфәре – ул волонтерлык акциясе генә түгел, гражданлык-патриотик акция дә. “Яхшы эшләр синнән башлана”, “Игелекле эшләр белән дөньяны без үзебез бизи башлыйбыз” – КФУ студентларының социаль отрядлары девизлары шулай яңгырый.
Автор: КФУның Яшьләр сәясәте департаменты, фото: КФУның студентлар отряды штабы матбугат хезмәте