КФУ студентлары татарча YouTube ясаган

Алар «Tatar. Бу Хакатон» конкурсының призерлары дип табылган.

Казан федераль университеты студентлары Урал Озбаян һәм Райнур Хәсәнов Рәис Бохараев истәлегенә багышланган «Tatar. Бу Хакатон» конкурсында катнашкан.

Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты укучылары уникаль проект – TatTube татар телле видеоплатформа уйлап тапкан. Алар икенче урын яулаган. 100 мең сум күләмендәге бүләкне алар тагын бер команда белән бүлешәчәк. Мондый финанс ярдәм әлеге алдынгы карашлы инициативаны тормышка ашыруга юнәлдереләчәк.

Ике көнлек хакатон Татарстанның Милли китапханәсендә уздырылган. Анда республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан, шулай ук Мәскәүдән 28 команда катнашкан. Йомгаклау презентациясендә 14 проект тәкъдим ителгән, шуларның бишесе – укучыларныкы, тугызы – студентларныкы.

Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институтының CODERLAR командасы TatTube проектын тәкъдим иткән. Бу – татар телле аудитория өчен видеолар тупланган YouTube өчен платформа. Дөнья видеохостингы бик зур. Анда миллионланган видео тупланган, кайвакыт татар телле аудитория өчен булган контент, үзенең максатчан аудиториясенә барып җитмичә, югала. Студентлар уйлавынча, мондый проект әлеге ситуацияне төзәтергә тиеш.

«Безнең платформадагы бөтен видео да бары тик татар телле аудиториягә юнәлтеләчәк. Киләчәктә сервисыбызга реклама да кертергә җыенабыз. Канал хуҗалары сатудан алган керемнән күпмедер күләмдә процент ала алачак, шулай итеп  үз эшчәнлеген монетизацияләячәк», – дип уртаклашты сервисны үстерү буенча планнары белән Райнур Хәсәнов.

Шулай ук КФУ студентлары үз проектларына сөйләмне танып белү өчен модульне кертергә, башка видеоларны тәкъдим итү системасын көйләргә телиләр. TatTube интерфейсына Россиянең башка телләрен – башкорт, чуаш, удмурт һәм башкаларны кертү планда бар. Әлеге телләрдә контент та булдырырга телиләр.

Автор: КФУ Медиакоммуникацияләр үзәге, Алия Сафина