Альма-матерның биш укучысы акчалата бүләк алачак.
Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе студентлары Саҗидә Сөләйманова исемендәге XVI әдәби премия стипендиясенә лаек булды. Тантаналы бүләкләү чарасы Әлмәт татар дәүләт драма театрында узды.
Чарада төп һәм кызыксындыру премияләре тапшырылды. Казан университетының биш студенты Ләйлә Алембикова, Ильяс Хаҗиев, Алинә Хәбибуллина, Фирүзә Шәрифуллина, Гөлинә Фәрхуллина конкурс стипендиатлары булды. Алар барысы да 24 мең сум күләмендә стипендия алачак.
«Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендияне алу һәр иҗатчы өчен яңа бер баскычка күтәрелү буларак кабул ителәдер. Миңа гына түгел, башка каләм тибрәтүчеләр өчен дә алга таба иҗат итү өчен зур этәргеч бу. Ләкин моның белән беррәттән иңнәрдә җаваплылык та тоела. Безгә шундый бәя биргәннәр икән, димәк, өметләрне акларга, каләмебезне туктатмаска тиешбез», – диде 3нче курс студенты А. Хәбибуллина.
Конкурска укучы үзенең барлык әсәрләрен диярлек җибәргән. Аның хикәяләре һәм шигырьләре төрле темаларга багышланган. Алар арасында дуслык, мәхәббәт, хыянәт темалары өстенлек итә, тик автор үзен алар белән генә чикләми.
Конкурста катнашырга аның остазы – Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасы доценты Халисә Кузьминаның ышануы, иҗатка илһамландыруы төп этәргеч булган.
«Аның ярдәменнән башка без әлеге уңышка ирешә алмаган булыр идек, әлбәттә. Шуңа күрә минем, иң беренче чиратта, Халисә апага рәхмәт әйтәсем килә. Стипендиат исемен йөртү – зур дәрәҗә. Бу бездә билгеле бер потенциалны күреп алулары турында сөйли. Болар барысы да миңа үз-үземә, иҗатыма ышаныч өсти һәм тагын да күбрәк, яхшырак итеп язарга этәрә. Шуңа күрә курыкмыйча әйтергә мөмкиндер: Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендия яңа әсәрләр иҗат итү өчен бик зур стимул булып тора», – дип билгеләде Алинә.
Ләйлә Алембикова конкурсларда катнашырга бик яратмый. Ләкин аның остазы Халисә Кузьминаның сүзләре аңа тәэсир иткән, һәм ул үзен сынарга булган, берни дә көтмичә, әсәрләрен җибәргән.
«Премия минем өчен зур һәм кыйммәтле бүләк булды, ул миңа үз-үземә ышанычны арттырды. Әгәр шигырьләремә зур бәя бирелгән икән, димәк, минем эшем юкка түгел. Нәкъ менә укытучым тарафыннан ярдәмне тою миңа уңышка ирешергә булышты. Мин Халисә Кузьминага бик рәхмәтлемен, ул, чыннан да, менә дигән кеше, менә дигән укытучы һәм шәхес!», – ди Ләйлә.
Студент кыз тормыш фәлсәфәсе, мәхәббәт, кешеләр язмышы темаларына шигырьләр яза. Киләчәктә ул чәчмә әсәрләрдә дә үзен сынап карарга тели.
Стипендиат кыз сүзләренчә, премия алу аның өчен үз иҗатың белән бүлешергә, аны күрсәтергә кирәклегенә бер дәлил булып тора. Киресенчә булганда, әсәрләр укылмаячак, димәк, автор фикерләре дә җәмәгатьчелеккә барып җитмәячәк, дип билгели шагыйрә.
Искәртеп узыйк, 16 ел дәвамында 48 язучы әлеге премиянең лауреаты булган, 48 кешегә кызыксындыру премиясе тапшырылган, 160 кеше премия стипендиатлары булган.
Премия 2006 елда Татарстанның Язучылар берлеге инициативасы белән «Татнефть» ширкәте тарафыннан оештырылган.
Авторы: Алинә Минневәлиева, фото: Салават Камалетдинов