Студентлар Горький филиалының техник паркында булдылар.
Казан федераль университеты студентлары «Федераль пассажир компаниясе» АҖ Горький филиалының Казан вагон участогында булдылар.
Федераль пассажир компаниясе (ФПК) – “Россия тимер юллары” холдингы карамагындагы россия компаниясе. Россия тимер юллары – эре илкүләм тимер юл ташучысы, тимер юл инфраструктурасы төзелешен оештыручы һәм хуҗасы. ФПК пассажирлар йөртү һәм йөк багажын тимер юл транспорты белән ташу хезмәтләрен күрсәтә.
Экскурсия үткәрү алдыннан ФПК хезмәткәрләре вагон участогында куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж уздырдылар, белем алу һәм алга таба эшкә урнашу буенча кызыксынучыларның барлык сорауларына җавап бирделәр. Студентларга проводник һөнәре, аның эш графигы, хезмәт хакы, квалификация күтәрү, корпоратив пенсия һәм карьера үсеше турында сөйләделәр. Чит телләрне өйрәнү, яңа компетенцияләр алу, күнекмәләрне камилләштерү кирәк булганда, ФПК хезмәткәрләре кадрлар үзәгендә белем ала.
Студентлар маневр юллары, вагоннар өчен кирәкле материаллар складлары, аларга хезмәт күрсәтү пунктлары урнашкан РЖДның техник паркында булдылар. Шулай ук хезмәткәрләр поезд вагоннарында проводникларның хезмәт бүлмәләрен дә күрсәтте. Студентлар проводникларның көнкүреше һәм рейслар вакытында эшләүнең үзенчәлекләре белән таныштылар, вагоннарда һәм депо каршындагы махсус бүлмәләрдә яшәү, туклануны оештыру һәм гигиенаны саклау турында белделәр.
«Безнең университетның “Россия тимер юллары” холдингы предприятиеләре һәм оешмалары белән күпьеллык хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар. КФУ студентлар отрядлары штабы, карьерасын үстерү һәм белем алучыларны эшкә урнаштыру өлкәсендә бергәләп эшләүдән тыш, Россия тимер юллары оешмалары белән актив хезмәттәшлек итә, Казан университеты студентлар отрядларын эш урыннары белән тәэмин итә. Ел саен Татарстан Республикасында һәм аннан читтә тимер юлда эшләү өчен 100 вакансия бирелә», – дип хәбәр итте КФУның медиакоммуникацияләр үзәгенә Студентларның вакытлыча мәшгульлеген оештыру үзәге җитәкчесе Наил Вяльшин.
РЖД теләсә кайсы юнәлештә белем алучы студентка үз карьерасын төзергә мөмкинлек бирә. Бу беренче эш тәҗрибәсен алу һәм үз һөнәри осталыкларын үстерү. Хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергәннән соң, остазга үзенең беренче рейсларына китә торган яшь белгечне беркетәләр. Проводник ел дәвамында эш вазыйфасында үсүгә заявка бирә ала, ә имтиханнарны уңышлы тапшырганда, поезд вагоны башлыгы булырга мөмкин.
Россия тимер юллары хезмәткәрләре кейслар, экскурсияләр, хакатоннар, олимпиадалар, вакансия ярминкәләре рәвешендә студент проектларын оештыру белән шөгыльләнә. Тулырак РЖД сайтына сылтама буенча белергә мөмкин.
Барлык сораулар буенча Студентларның вакытлыча мәшгульлеген оештыру үзәге белгечләренә czskfu@kpfu.ru электрон адресы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Авторы: КФУ Медиакоммуникацияләр үзәге