Махсус хәрби бүлекләр иң талантлы студентлар хәрби бурычын үтәү өчен эшләнгән.
2022 елның көзге чакырылышы 1 октябрьдә башлана һәм 31 декабрьгә кадәр өч ай дәвам итә. Казан федераль университетында фәнни роталарны комплектлау буенча эш алып барыла.
Фәнни рота- әзерлекнең техник юнәлеш студентларының һәм аны тәмамлаучыларның иң талантлылары хезмәт итсен өчен булдырылган махсуслаштырылган хәрби бүлекчә.
21 сентябрьдән «ЭРА» хәрби инновацион технополисы комиссиясе эшли башлый. Бу фәнни ротада хезмәт итүгә кандидатураны карау өчен анкета тутырырга кирәк. Хәрби хезмәт вакытында заманча җиһазларда фәнни тикшеренүләр үткәрү, оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре һәм эре фәнни-тикшеренү оешмалары белән эшләү, бөтенроссия һәм халыкара конференцияләрдә катнашу күздә тотыла.
«Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Оборона министрлыгы технополиста хәрби хезмәт үтү өчен Татарстан югары уку йортларын, аерым алганда, КФУны тәмамлаучыларның санын арттыру мөмкинлеген карый. Алга таба хезмәттәшлекне үстерү өчен Казан университеты вәкилләренең һәм аның студентларының технополис вәкилләре белән эшлекле очрашуын оештыру планлаштырыла», – дип аңлатты КФУ медиакоммуникацияләр үзәгенә мобилизацион әзерлек һәм хәрби учет бүлеге башлыгы Евгений Челноков.
Моннан тыш, радиоэлектрон көрәш гаскәрләренең Фәнни ротасында (Тамбов шәһәре) хәрби хезмәт узу өчен кандидатларны сайлап алу игълан ителә. Фәнни рота ике взводтан тора: «Исследования и испытания в области применения сил и средств радиоэлектронной борьбы», «Исследования в области радиоэлектронной защиты информации».
Шулай ук фәнни рота Советлар Союзы маршалы С.К. Тимошенко исемендәге (Кострома шәһәре) Радиация, химия һәм биологик яклау Хәрби академиясендә оештырылачак. Бу фәнни ротаның бурычлары түбәндәгеләр: РФ Кораллы көчләре РХБ саклау гаскәрләре мәнфәгатьләрендә фәнни эштә катнашу; гамәли бурычларны хәл иткәндә фәнни нәтиҗәләргә ирешү; илнең Хәрби-фәнни һәм оборона-сәнәгать комплекслары өчен фәнни кадрлар әзерләү. Олимпиадаларда, конкурсларда җиңүчеләргә, Россия Президенты стипендиаты һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең махсус дәүләт стипендияләренә, грантлар бирелгән фәнни эшләрдә катнашучыларга өстенлек бирелә.
“Фәнни роталарга 27 яшькә кадәрге, хезмәткә яраклы булган, инженер – техник юнәлеш буенча уртача балл белән 4,0-4,5 баллдан да ким булмаган (ротага бәйле рәвештә) югары белемле Россия гражданнары керә алачак”, – диде Е.Челноков.
Росгвардиянең фәнни роталары югары уку йортларын тәмамлаучыларга армия елын максималь файда белән үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Фәнни ротада хезмәт итү нәтиҗәсендә компетентлы һәм квалификациялеюгары уку йортларын тәмамлаучылар үзләренең фәнни потенциалын хокук саклау гаскәрләренең конкрет инженерлык бурычларын хәл итүдә куллана алалар. Тикшеренү эше төрле категориядәге фәнни-тикшеренү мәсьәләләрен хәл итүдә, Дәүләт масштабларында һәм аннан читтә фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм фәнни-техник конкурсларда катнашу кысаларында алып барылачак.
Фәнни роталарда хезмәт итү турында тулырак мәгълүматны КФУның мобилизацион әзерлек һәм хәрби исәпкә алу бүлегендә белергә мөмкин. Адрес: Казан, Мартын Межлаук ур., 1, корп.1, Тел.: 8 (843) 292-02-65.
Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Максим Зарецкий