КФУ студентлары Кырым, Якутия һәм Арктикага ярдәм күрсәткән

Булачак табиблар, Татарстанның ирекле булышчылары командасында эшләп, Енисей елгасы яр буе зоналарын чистартуда һәм гадәттән тыш хәлләрне бетерүдә катнашкан.

Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының ике студенты «Молодежка ОНФ» Татарстан Республикасы волонтерлар командасы составында Россия территориясендәге гадәттән тыш хәлләрне бетерүдә катнашкан, шулай ук Арктиканы металл калдыкларыннан чистартырга ярдәм иткән.

Алтынчы курс укучысы Никита Вихерев Гомумроссия халык фронты командасы белән бергә Кырым, Арктика һәм Саха Республикасында (Якутия), ә бишенче курс укучысы, тумышы белән Ирактан булган Аммар Хуссейн  Якутиядә эшләгән. Үз командасы, шулай ук янгыннар һәм су басулардан зыян күргәннәргә беренче медицина ярдәмен күрсәтү аларның төп бурычы булган.

«Мин гадәттән тыш хәлләр зонасына баруны күптән көттем. Шуңа да чакыру килеп төшү белән, шунда ук ризалаштым. Иң беренче командировкам Ялтага булды. Кырым Республикасында 23 июньнән 7 июльгә кадәр Россиянең 12 төбәгеннән булган командалар белән Ялтадагы су басу нәтиҗәләрен бетерүдә катнаштык. Аннары 13 төбәк командалары белән Арктикага, Таймыр ярымутравына, киттек, анда «Чиста Арктика» бөтенроссия проектында катнаштык. 1-14 августта без Дудинка шәһәре янындагы Енисей елгасы ярларын металл калдыкларыннан чистарттык. Ике атна дәвамында без 44 тонна металлолом җыя алдык, шулай итеп 30 чакрым озынлыктагы яр буе территориясен чистарттык», – дип сөйләде Никита Вихерев.

Арктикада билгеләнгән бурычларны үтәгәч, аларга Якутиянең Бясь-Кюёль авылына барып, янгын нәтиҗәләрен ликвидацияләүдә булышу тәкъдиме килгән. Биредә Татарстанның «Молодежка ОНФ» командасына Аммар Хуссейн кушылган.

«Мин волонтерлар командасы составында ике елдан артык эшлим. Якутиядә без куркыныч картина күрдек: очсыз-кырыйсыз янган урманнар, янган өйләр. Бер генә әйбер сөендерде – ул да булса үлүче кешеләрнең булмавы. Хайваннарның бөтенесен дә коткарып булмады. Без Никита белән җирле халыкка да, волонтерларга да медицина ярдәмен күрсәттек. Безгә яралар, кан китүләр, укшытулар белән дә мөрәҗәгать иттеләр. Кешеләрнең күпчелегенә медицина ярдәме урында ук күрсәтелде, кайбер зыян күрүчеләрне 240 чакрым ераклыкта булган хастаханәгә озаттык», – дип бүлеште Аммар.

Татарстанлылар Якутиядә 26 августтан 8 сентябрьгә кадәр Россиянең 19 төбәгеннән булган командалар белән берлектә  эшләгән.

«Өч командировка эчендә миңа команда катнашучылары – 70 тапкыр, ә җирле халык 15 тапкырдан күбрәк медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итте. Еш кына көчле респиратор авыруларны дәваларга туры килде, аннан кала, җәрәхәтләр дә аз түгел иде: кан тамыры сузылу, пешү, бәрелеп имгәнүләр. Хәтта ярылган һәм өзгәләнгән яралар да булды, бәхеткә, алар зур түгел иде», – ди Никита.

Студентлар, ирекле булышчылар командасында эшләү дәверендә, кешеләргә медицина ярдәмен күрсәтеп кенә калмаган, команда аптечкасында булган күп кенә даруларны да өйрәнгән. Хәзер алар әлеге препаратларны ничек кулланырга кирәклеген белә, аларның дозировкаларын хәтерли.

Автор: Лариса Бусиль, фото Никита Вихеревның шәхси архивыннан