Бүген Халыкара мөнәсәбәтләр институты (ИМО) мәйданчыгында чараны тәкъдир итү, кандидатлар белән әңгәмә узды.
18-19 майда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XIV Халыкара икътисадый форумы узачак. Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтында KazanForum-2023 волонтерлык программасын тәкъдир итү булды.
Студентлар белән очрашуда Тышкы элемтәләр департаменты директоры Ольга Вершинина, Халыкара мөнәсәбәтләр институтының халыкара эшчәнлек буенча директор урынбасары Альбина Имаметдинова катнашты.
“Ел саен безнең студентлар үзләрен сынап карау, тәҗрибә алу, чит тел буенча белемнәрен арттыру өчен төрле оешмаларга җибәрелә. Безнең институтта студентлар 26 чит тел өйрәнә! Безнең өчен белемегезне, осталыгыгызны, күнекмәләрегезне чарлау бик мөһим”, – диде сәламләп А.Имаметдинова.
Чыгыш ясап, Ольга Вершинина халыкара мөнәсәбәтләр институтының масштаблы чараларда актив катнашуына басым ясады. Студентларга мөрәҗәгать итеп, ул мондый чараларда катнашу барышында тәҗрибә алуның мөһимлеге турында сөйләде.
«KazanForum – югары дәрәҗәдәге, бик мөһим чара. Казан бик күп кунаклар көтә. Татарстан Республикасы, Казан федераль университеты кунакларны яхшы кабул итү өчен барысын да эшләргә тиеш», – диде департамент директоры.
«Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» Автоном коммерцияле булмаган оешмасы тарафыннан форумга волонтерларны җәлеп итү, сайлап алу һәм әзерләү программасы эшләнгән. Бүген ИМО залында волонтерлар рәтенә кушылырга теләүчеләргә эшчәнлекнең төп функциональ юнәлешләре турында җентекләп сөйләделәр.
Спорт һәм социаль проектлар дирекциясенең волонтерлар белән эшләү идарәсе хезмәткәрләре ИМО студентлары Ләйсән Сафиуллова һәм Юлия Девятилова хәбәр иткәнчә, волонтер булу өчен сайтта анкета булдырырга, заявка бирергә, рекрутинг узарга, шәхси почтага киләчәк job offerны (эш турында тәкъдим) кабул итеп алырга кирәк.
Алар төгәлрәк рекрутинг этабында – кандидатның төп сыйфатларын һәм компетенцияләрен ачыклауга юнәлдерелгән әңгәмәгә тукталдылар. Аның барышында кандидат өчен иң туры килә торган позиция барлыгы ачыклана. Әңгәмәне үтүчеләрне уку көтә, ул инде 17 апрельдә башланачак һәм берничә этаптан торачак – чара программасы буенча гомуми белем бирү, позицияләр буенча укыту, Kazan Expо объектында укыту.
Аннары сораулар һәм җаваплар сессиясе булды. Нигездә сораулар оештыру моментларына кагылды.
Форумны оештыруда 838 волонтердан торган команда ярдәм итәчәк, алар өч төп юнәлеш буенча эшләячәк: рәсми программа волонтерлары, атташе волонтерлары, сервис юнәлешләре волонтерлары.
Гариза тапшыру кампаниясе 22 февральдә сайтта башланып китте. Волонтерларны сайлау 6 мартта Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында урнашкан волонтерлар рекрутингы үзәгендә һәм онлайн-форматта башланды.
Бүгенге көндә 968 гариза кабул ителгән, әңгәмәне волонтерлыкка 489 кандидат узган.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» – Россия Федерациясе һәм Ислам дөньясы илләренең икътисадый хезмәттәшлегенең төп мәйданчыгы. Россиянең һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасында катнашучы илләрнең халыкара икътисадый форумы (ИХО) беренче тапкыр 2009 елда узды, хезмәттәшлек һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен алдынгы халыкара платформа төзелде. Форумның максаты Россиянең һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни элемтәләрен ныгыту.
Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Инна Басырова