КФУ студентлары «Кадрлар резервы» проектына чакырыла

Гариза кабул итү кампаниясе 30нчы гыйнварга кадәр дәвам итә.

Казан федераль университеты студентлары «Кадрлар резервы» республика яшьләр проектында катнашырга чакырыла. Ул, 2009нчы елдан башлап, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстанның Иҗади яшьләр академиясе белән берлектә уздырыла.

«Кадрлар резервы»ның төп максаты – Татарстанда дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыру өчен кадрлар формалаштыру һәм аларны үстерү. Әлеге проект республика проектлары һәм оешмаларында яшьләр белән эшләүче белгечләрнең төп компетенцияләрен үстеререргә булыша.

«Кадрлар резервы»нда даими рәвештә Татарстан территориясендә яшәүче 16-35 яшь аралыгындагы кешеләр катнаша ала.

Катнашучыларны сайлап алу берничә этаптан тора: сайтта гаризаларны тутыру, тест узу һәм экспертлар белән әңгәмә үтү. Боларның барысы да катнашучыларның мотивациясен, максатын, лидерлык потенциалын, команда белән эшләү күнекмәләрен һәм стандарт булмаган фикерләвен билгеләргә ярдәм итә.

Проектта уку төп өч юнәлеш буенча барачак: ирекле булышчылык өлкәсендәге менеджмент, патриотик проектларны тормышка ашыру, комьюнити-менеджмент өлкәсендәге күнекмәләрне үстерү.

Үзең килеп катнашу этабында һәр катнашучы өчен шәхси үсеш планы төзеләчәк, үстерергә кирәк булган төп күнекмәләр, компетенцияләр билгеләнәчәк. Интенсив дәвамында катнашучылар дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсен өйрәнәчәк, яшьләр өлкәсендә эшләүнең технологияләренә төшенәчәк. Дистанцион этапларда яшь кешеләр шушы проектта алган белемнәрен практикада кулланачак.

Катнашучылар өчен тагын бер бурыч булып үз командаңны булдыру һәм биремнәрне үтәү өчен ресурслар эзләү тора. «Резерв»чылар өчен проект юнәлешләре буенча республиканың коммерцияле булмаган оешмаларында стажировкалар оештырылачак. Шулай итеп, Татарстан командалары һәм оешмаларында яңа проект төркемнәре формалашачак.

Гариза кабул итү кампаниясе 30нчы гыйнварга кадәр дәвам итә.

Авторы: КФУ Медиакоммуникацияләр үзәге, фото: https://rezervrt.ru