Укучыларның ярдәме белән соңгы акция барышында 1 тонна 918 килограммнан артык икенчел чимал җыелган.
Казан федераль университеты Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты студентлары – ITIS care студентлар берләшмәсе волонтерлары икенчел чималны кабул итү буенча мобиль пунктта катнашты.
Әлеге акциянең максаты – экологик тормыш рәвеше, калдыкларны сортларга аеру һәм материалларны кабаттан куллануның өстенлекләрен күрсәтү.
Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты студент-волонтерлары – шәһәрнең сәүдә үзәкләрендә уза торган әлеге эко-акцияләрнең даими катнашучылары.
Мобиль пунктларда икенчел чималны 35 төрле фракция буенча тапшырып була. Эшкәртелүгә кабул ителә торган калдыкларның саны 4 тоннага кадәр җитә, киемнәрнеке – 1 тоннага кадәр. Студентлар икенчел чималны җыя, сортларга аера, махсус пунктларга тапшыра.
3нче курс студенты Алишер Алиханов эковолонтерлык белән ярты елдан артык шөгыльләнә.
«Мин университетта әлеге акция турында ишеттем. Башта үземне сынап карарга булдым, ахыр чиктә бу эш миңа ошап китте. Моннан тыш, университет активлыкны хуплый. Мобиль пунктта мин эшләми торган көнкүреш техникасы, ПЭТ-шешәләр, макулатура һәм картон кабул иттем. Экологик яктан аңлы булу, беренче чиратта, һәркемнең үзе өчен кирәк. Ахыр чиктә бу бар кешегә файда китерәчәк», – диде студент.
2нче курс студенты Елизавета Мухортова, мондый акцияләрдә катнашып, дөньяны чистарак һәм яхшырак итәргә тели.
«Сортларга аеру калдыкларның күп өлешен икенчел чималга әйләндерергә ярдәм итә, бу әйләнә-тирәне пычратудан саклап кала. Мин вакыт-вакыт өйдә чүпне сортларга аерырга тырышам. Безнең институтта җыелган макулатура, пластик капкачларны, батарейкаларны кабул итү пунктына илтәбез. Һәр айны әлеге чарада безнең янга кешеләр килеп, безнең ни белән шөгыльләнгәнебез турында кызыксына, ә икенче айга чүпләрен эшкәртүгә алып килә. Мин үз мисалымда кешеләргә үз планетабызны үзебез саклый алабыз, аны чистарак һәм яхшырак итә алабыз, дип әйтәсем килә», – дип сөйли ул.
Соңгы акция нәтиҗәләре буенча 1 тонна 918 килограмм икенчел чимал җыелган.
Авторы: КФУ Медиакоммуникацияләр үзәге, фото: Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты