Ул 2022нче елның язында узачак.
Казан федераль университетының алты студенты ICPC спорт программалаштыруы буенча халыкара студентлар чемпионаты ярымфиналына чыкты. Ул 2022нче елның язында Санкт-Петербургта узачак.
Ярымфиналда катнашу хокукын бирә торган сайлап алу ярышлары (чирек финал) онлайн-форматта ноябрьдә узды. Аларда бөтен Россиядән 105 команда катнашты. Әле күптән түгел генә игълан ителгән нәтиҗәләр буенча ярымфиналга КФУның ике командасы чыкты. Алар составында – Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтының 4нче курс студенты Джошуа Мокут, шушы ук институт магистратурасының 2нче курс студенты Владислав Ремидовский, Н.И. Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институтының 4нче курс студенты Исмәгыйль Сәйфетдинов, Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институтының 4нче курс студенты Тимур Бикмуллин, шушы ук институтның 1нче курс студентлары Дмитрий Судаков и Рафаэль Фазылов.
«Без укучылар өчен атна саен дәресләр уздырабыз. Моннан тыш, студентлар ярымфиналга әзерлек буенча халыкара онлайн-җыеннарда катнашты, шулай ук алар гыйнвар ахыры – февраль башында да узачак. Укучылар төрле темалар буенча теория өйрәнә, узган еллардагы биремнәрне чишә», – ди Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты теоретик кибернетикасы кафедрасы доценты, КФУның программалаштыру буенча Олимпиада үзәге җитәкчесе Камил Һадиев.
КФУ командаларында өлкән курс студентларыннан кала, 1нче курс студентлары да бар, алар өчен чемпионатта катнашу үзенчәлеккә ия.
«Беренче курс студентларына бу бераз авыррак. Мәктәп олимпиадаларында башкачарак: анда һәркем аерым-аеырм чыгыш ясый. Биредә алар өчәү бергә катнаша, аларга команда эчендә эшләргә өйрәнергә, стратегия булдырырга кирәк. Беренче курс укучылары өчен бу – гадәти булмаган формат», – дип ассызыклады КФУ доценты.
Укучылар КФУның программалаштыру буенча Олимпиада үзәгендә шөгыльләнә. Биредә аларны институт хезмәткәрләре белән беррәттән программалаштыру буенча олимпиадаларда шактый тәҗрибәсе булган өлкән курс студентлары да әзерли. Бу эштә Идел буе федераль округының Фәнни-белем бирү математика үзәге дә ярдәм итә.
Билгеләп узыйк, бу программалаштыру буенча чемпионатларда КФУ студентларның, ярымфиналга чыгып, призлы урын яулауларының беренче очрагы гына түгел. Мисал өчен, быел КФУ командасы ICPC спорт программалаштыруы буенча халыкара студентлар чемпионаты финалында Россия данын лаеклы дәрәҗәдә яклады.
Авторы: Алинә Минневәлиева, фото: Максим Зарецкий