КФУ студентлары экология квест-уенында катнашты

Изумрудное күлендә чүп-чар җыю һәм сортировкалау буенча команда ярышлары узды.

 

Изумрудное күлендә, Юдино бистәсендә “Яшел Россия” Бөтенроссия экология өмәсе һәм “Россия суы” бөтенроссия акциясе кысаларында яр буе территориясен чистарту буенча акция узды.

Казан федераль университетыннан «Чиста уеннар» квест-уен форматында узган әлеге акциядә 8 командага берләшкән 32 активист катнашты.

Акцияне Татарстан Республикасының “Чиста булачак” төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы, ТРда Рус географик җәмгыяте бүлеге, “ТР балалар оешмалары советы” төбәк иҗтимагый оешмасы, Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы һәм Казан шәһәре администрациясе ярдәмендә оештырды.

Квест-уенда катнашучылар билгеле бер территориядә, аны өч өлешкә бүлеп, тизлеккә чүп-чар җыярга тиеш иде.

“Без Изумрудный күле ярында бер сәгать эчендә чүп җыйдык. Безгә 3 капчык бирделәр: беренчесе – пыяла, икенчесе – пластик, өченчесе – калган чүп-чар өчен. Эшкә керешкәнче, безгә инструкция үткәрделәр, перчаткалар, капчыклар, яңгырдан бөркәнү киеме һәм косынкалар бирделәр, – дип сөйли халыкара мөнәсәбәтләр институты студенты Виктория Мешкова. – Уен вакытында безгә җырларлар кабыздылар, алар ярдәмендә территорияне җыештыру күңелле узды, без хәтта уенның ахырына якынлашуын да сизмәдек. Чарадан соң барлык катнашучыларны карабодай боткасы һәм өчпочмаклар белән сыйладылар. Без территорияне чүп-чардан чистартырга булышуыбыз белән канәгать калдык һәм вакытны күңелле уздырдык”.

Халыкара мөнәсәбәтләр институтының тагын бер студенты Карина Исунова әйтүенчә, беренче тапкыр экологик чарага кушылуы һәм аның командасының 13 килограмм чүп-чар җыюы белән горурлана.

“Мин акциядә катнашырга карар кылуыма бер генә минутка да үкенмәдем. Бу файдалы тәҗрибә иде, өстәвенә, җыештыру шулкадәр мавыктыргыч булды ки, мин мондый өмәдә тагын бер тапкыр катнашачакмын “, – диде кыз.

Экология һәм табигатьтән файдалану институты студенты Константин Шевчук өчен экология акцияләрендә катнашу – аның гомеренең бер өлеше.

“Мин берничә тапкыр “Чиста уеннар”да һәм башка шундый чараларда катнаштым. Бу юлы мине күл һәм пляжларны чүп-чардан чистарту акциясенә төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр кешеләре кушылуы бик сөендерде, шулай ук оештыручылар катнашучылар турында нык кайгыртканнар: махсус мобиль кушымтада без чүп җыю картасын күрдек”, – дип сөйләде яшь эколог һәм Изумрудный күлендә һәм аның ярларында  бик күп хайваннар яшәвен әйтте, алар өчен чүп-чардан бик куркыныч.

Чарада 106 командага берләшкән 380 активист катнашты. Эшкәртүгә җибәреләчәк 2250 килограмм чүп-чар җыелды. Өмәдән соң барысы да пикникка чакырылды, анда алар бер-берсе белән таныша һәм аралаша алдылар.

Автор: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге