Ул Татарстан Республикасының Экология һәм табигать байлыклар министрлыгы тарафыннан оештырылды.
Казан федераль университеты студентлары Татарстан Республикасының Экология һәм табигать байлыклар министрлыгы тарафыннан Татарстан вузлары студентлары арасында оештырылган экология фәнни-гамәли конкурсы җиңүчеләре һәм призерлары булып табылды.
КФУ вәкилләре эшләре «Табигать байлыкларыннан рациональ файдалану» номинациясендә иң яхшылары, дип табылды.
Җиңүче булып Гватемаладан Мак Кироа Кристофер Андре танылды. Ул Идарә, икътисад һәм финанслар институты табигатьне төзекләндерү һәм судан файдалану кафедрасының 3 курсында белем ала, конкурста «Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы Бело-Безводное күленең һәм Сумка елгасының зообентос организмнары буенча экологик торышын бәяләү») эше белән чыгыш ясаган. Икенче урынны шул ук кафедраның 4 курс студенты Аида Сахарова («Карабаш сусаклагычының яр буе деформациясе процессларын бәяләү») алды, ә 3 урынны – Экология һәм табигатьтән файдалану институтының 4 курс студенты Альбина Турабекова («Соболеково күленең өске катлам суларын җәй һәм көз түбән тирәнлектә гидрохимик тикшерү»).
«Мин әлеге конкурста беренче тапкыр җиңдем, һәм мин моңа бик шатмын. Минем өчен бу – алга таба фәнни эшләр белән шөгыльләнү өчен яхшы мотивация. Фәнни эшне мин үзебезнең кафедраның өлкән укытучысы Эльвира Габдулхак кызы Нәбиева җитәкчелегендә башкардым. Без Бело-Безводное күлен һәм Сумка елгасын зообентос организмнары буенча тикшердек. Алар су чисталыгының биоиндикаторы булып тора. Без сулыклардагы суның антропоген йогынты аркасында уртача дәрәҗәдә пычрануын ачыкладык. Елга һәм күл буйларында чүп күп, суга нефть продуктлары эләгә. Без суны чистартырга ярдәм итәчәк чаралар комплексын үткәрүне тәкъдим иттек», – диде Мак Кироа Кристофер Андре.
Конкурс җиңүчеләре һәм призерлары мәкаләләре Россия фәнни цитаталау индексы библиографик базасында басылачак, шулай ук аларга электроника кибетләренә 50, 30 һәм 20 мең сумлык сертфикатлар да тапшырылды.
Авторы: Лариса Бусиль, фото: ТР Экология һәм табигать байлыклары министрлыгы