КФУ студентлары Беслан трагедиясе шаһитлары белән аралашты

Ацамаз Мисиков белән Ацамаз Цаллагов үзләре шаһит булган куркыныч вакыйга турында сөйләделәр.

Казан федераль университетының иҗтимагый студентлар оешмалары һәм берләшмәләре активистлары 2004 елның 1-3 сентябрендә Бесландагы (Төньяк Осетия) фаҗига шаһитлары белән очрашты.

Чара КФУның яшьләр сәясәте һәм тәрбия эше буенча проректоры Ариф Межведилов, КФУның Яшьләр сәясәте департаменты директоры Юлия Виноградова һәм Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия вәкиле Дидар Оразов катнашында узды.

Уку йорты студентларының сорауларына 26 яшьлек Ацамаз Мисиков һәм Ацамаз Цаллагов җавап бирде. Алар 19 ел элек, 1 сентябрьдә Бесланның 1 нче мәктәбенә укырга барган.

“Без тоткынлыкта кичергәннәребез турында сөйләргә теләмибез, – диде очрашу башында А. Мисиков. – Безнең өчен янда булганнарның – укытучыларның, спецназларның, ата-аналарның героизмы турында искә төшерү мөһим”.

Ацамаз Цаллагов, бер укучыны яклап һәлак булган әтисенең батырлыгы турында сөйләде һәм осетин шагыйренең аңа багышланган  шигырен укыды. А. Мисиков ничек итеп әтисенең шартлаткыч җайланманы зарарсызландыра алуын һәм шуның аркасында күп гомерләр исән калуын аңлатты.

“Операциядә катнашкан махсус билгеләнештәге кешеләрнең батырлыгы турында интернетта күп мәгълүмат бар, ә мин штурмнан соң балаларны коткарган Осетиянең гади халкы – ополченецларның героизмын билгеләп үтәсем килә. Алар арасында һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр аз булмады”, – диде А.Мисиков студентлар белән әңгәмә вакытында һәм бу кешеләр турында сөйләде.

Ацамаз Мисиков белән Ацамаз Цаллагов киләчәктә мондый фаҗига кабатлануга юл куймас өчен, Бесланда булган хәлләрне истә тоту,  укучыларга һәм студентларга бу турыда сөйләү мөһим дип саный.

“Без фаҗига кичергәннән соң, безгә бөтен дөнья ярдәм итте. Хәзер без үзебез мохтаҗларга ярдәм итәргә тырышабыз», – диде А. Мисиков.

Кунаклар балалар йортларына, Төркиядә күптән түгел генә җир тетрәүне кичергән өлкән кешеләргә, осетин диаспорасы вәкилләренә ничек ярдәм итүләре турында сөйләделәр.

«Без Казан университетына Беслан, Төньяк Осетия халкына багышланган китап бүләк итәбез. Безгә аның сезнең китапханәдә булуы мөһим”, – диде Ацамаз Мисиков, 19 ел элек булган вакыйгаларга мөнәсәбәтле бик күп сораулар яңгыраган студентлар белән әңгәмәне йомгаклап.

Ю. Виноградова кунакларга визит, ихлас әңгәмә өчен рәхмәт белдерде һәм сөйләгәннәргә битараф калу мөмкин түгел, диде.

Чара Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан ТР Иҗади яшьләр академиясе белән берлектә оештырылды һәм 3 сентябрьдә билгеләп үтелә торган террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган иде.

Без алдарак кына Удмуртиядә КФУ катнашында яшьләр сәясәтендә профилактик эшчәнлек сыйфаты буенча форум узуы турында хәбәр иткән идек.

Авторы: Лариса Бусиль, фото: Арина Егорова