Студентлар үзләренең фәнни тикшеренү эшләрен тәкъдим итте.
Казан федераль университеты Идарә, икътисад һәм финанслар институты студентлары «Яшь тикшеренүче» бөтенроссия фәнни студентлар эшләре конкурсының җиңүчеләре, дип табылды. Чара Төньяк Кавказ федераль университетында узды. Катнашучылар үзләренең фәнни-тикшеренү эшләрен онлайн-форматта яклады.
5нче курс студенты Айна Фәизова «Заманча этапта Россиянең фәнни-техник үсеше факторлары һәм дәүләтнең инновация сәясәте чаралары» дигән доклад белән чыгыш ясады һәм конкурс нәтиҗәләре буенча Iнче дәрәҗәдәге диплом алды. Аны фәнни җитәкчесе, икътисади куркынычсызлык һәм салым кафедрасы доценты Венера Насыйрова әзерләгән.
«Фәнни эшне башкару нәтиҗәсендә прооблемалар да ачыкланды: фәнне финанслауда бизнесның тиешле дәрәҗәдә катнашмавы, фәнни тикшеренүләрнең түбән дәрәҗәдәге коммерциализациясе, кадр потенциалының кимүе, Россиянең халыкара фәнни-техник алмашуда түбән дәрәҗәсе, тикшеренүләрнең материаль базасының искерүе. Инновацион сәясәт төп проблемаларны хәл итүгә юнәлтелгән булса да, аларны тулысы белән хәл итми. Беренче чиратта, дәүләтнең гомуми икътисади, социаль сәясәте кысаларында инновацияләр кертү өчен база булдыру, шулай ук ресурсларны файдалануның нәтиҗәлелеге күрсәткечләрен кертү кирәк», – ди Айна.
IIнче дәрәҗәдәге диплом белән 5нче курс студенты Илсур Закиров бүләкләнде. Конкурста ул «Хуҗалык итә торган субъектның салым иминлеген бәяләүдә салым йөкләнеше күрсәткече (кара металлургия предприятиесе мисалында)» доклады белән чыгыш ясады. Аны фәнни җитәкчесе, икътисади куркынычсызлык һәм салым кафедрасы доценты Айгөл Хафизова әзерләгән.
Студент икътисади куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендә мәгълүмати технологияләрне куллану, салым, финанс анализы белән шөгыльләнә. Моңа кадәр чит ил журналында аның фәнни мәкаләсе дөнья күргән булган.
«Минем эшемдә күрсәткечне санап чыгаруның күпвариантлылыгы проблемалары күтәрелде, кара металлургия предприятиеләренең салым куркынычсызлыгы рискы зоналары билгеләнде. Минем тема күбрәк тикшеренүгә юнәлтелгән, без оешманың салым куркынычсызлыгы рискларын киметү өчен нәрсә эшләгәнен ачыкладык. Жюри докладны грамоталы рәвештә җиткерү һәм конкурс регламентларын үтәүне билгеләп узды», – дип хәбәр итте Илсур.
Студент өчен әлеге җиңү – казаныш. База буларак шушы тема буенча элеккеге тикшеренүләрен кулланган ул. Укучы аның элеккеге эш нәтиҗәләре тиешле дәрәҗәдә бәяләнүенә шат.
Авторы: Алинә Минневәлиева, фото: Максим Зарецкий