КФУ спортчылары фиджитал-уеннарда булдылар

Казанда классик һәм киберспортны берләштерүче беренче халыкара уеннар уза.

Казан федераль университетының «Казан юлбарслары» студентлар спорт клубы командасы 21-23 сентябрьдә «Казан-Экспо»да узучы классик спорт һәм киберспорт/VR-/AR-технологияне берләштерүче беренче халыкара фиджитал-уеннарда булды. Анда Россия, Беларусь, Бразилия, Төркия һәм Болгария спортчылары катнаша.

Уенда катнашучылар үз күнекмәләрен реаль спорт мәйданчыгында да, виртуаль чынбарлыкта да күрсәтә. Алар дүрт дисциплинада чыгыш ясый: фиджитал-футбол (FIFA мини-футбол), фиджитал-баскетбол (NBA + баскетбол 3х3), Beat Saber-VR-уен, анда катнашучыга музыкаль ритм астында геометрик фигуралар ватарга һәм очколар җыярга, дроннар узышында җиңәргә кирәк.

Казан федераль университеты вәкилләре тамашачылар сыйфатында фиджитал-баскетболда булдылар.

“Без мондый чараларның ничек оештырылуын карау өчен спорт клубы студентлары белән бергә фиджитал-уеннарга барып кайттык. Без беренче курслар Студентлар спартакиадасы кысаларында быел  фиджитал-баскетбол буенча ярышлар үткәрергә планлаштырабыз. Киләчәктә фиджитал-футбол буенча ярышлар да оештырасыбыз килә, – ди  КФУның “Казан юлбарслары” студентлар спорт клубы җитәкчесе, Халыкара мөнәсәбәтләр институты аспиранты Никита Лихачев. – Ярышларны карарга бик күп яшьләрнең килүе гаҗәпләндерде. Уеннар өч зур экранда күрсәтелде. Бар да яхшы оештырылган иде”.

Фиджитал-уеннарда студентлар белән бергә КФУның Яшьләр сәясәте департаментының физкультура-массакүләм һәм спорт эшен оештыру бүлеге җитәкчесе Алексей Леванов та булды.

Ул октябрьдә узачак  беренче курс студентлары Спартакиадасына фиджитал-баскетбол буенча ярышларны  кертү идеясе, 2024 елда Казанда “Киләчәк уеннары”н оештыру планлаштырылганын белгәч барлыкка килде, дип сөйләде. Фиджитал-уеннар буенча хәзер уза торган  халыкара турнир әлеге масштаблы чараның репетициясе булып тора.

“Башта спортчылар симуляторларда уйнап ярыша. Аннары алар спорт мәйданчыгына чыгалар һәм ярышларын дәвам итәләр. Ахырда киберуенда һәм реаль уенда алынган нәтиҗәләр кушыла “, – дип аңлатты Алексей Николаевич бу катнаш ярышларның асылын.

Фиджитал-уеннар белән параллель рәвештә “Казан-Экспо” мәйданчыгында Kazan Digital Week халыкара форумы уза. Анда цифрлы дәүләт идарәсе, интеллектуаль транспорт системалары, киберкуркынычсызлык, авыл хуҗалыгында, медицинада, финанс секторында цифрлы технологияләр турында фикер алышалар.

Автор: Лариса Бусиль, фото: dspkazan.com