Казан университеты «Фәлсәфә» һәм «Мәгариф» предмет өлкәләре буенча югары күрсәткечләргә иреште.
Казан федераль университеты SCImago лабораториясе тарафыннан төзелгән рейтингта “Фәлсәфә” предмет өлкәсе буенча дөньяда 80 нче (Россиядә 1 нче урын) һәм SCImago Institutions Rankings мәгариф һәм фәнни-тикшеренү оешмаларының «Мәгариф» предмет өлкәсе буенча дөньяда 97 нче (Россиядә 1 нче урын) урынны алып тора.
КФУ SCImago институцион рейтингында сизелерлек үсеш күрсәткән. КФУ дөньяның иң яхшы университетлары исемлегендә 605 нче урында урнашкан (бер ел элек 650 нче позициядә иде).
Гомуми рейтинг күбесенчә фән өлкәсендәге казанышларга карап төзелә. Шуларның кайберләре буенча КФУ Россиядә алдынгы төркемнәргә керә, ә ике өлкәдә илдә беренче урында тора.
«Казан университеты – Россиянең “Мәгариф” фән өлкәсендә әйдәп баручы дүрт рейтингта да: ТНЕ, QS, RAEX, SCImago, югары позициядә торучы бердәнбер югары уку йорты. Бу Казан университетында гамәлгә ашырыла торган укытучыларны әзерләү моделенең нәтиҗәлелеген, шулай ук галимнәр-педагоглар тарафыннан үткәрелә торган фәнни тикшеренүләрнең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә», – диде КФУның Психология һәм мәгариф институты директоры Айдар Кәлимуллин.
Аның әйтүенчә, 25-27 май көннәрендә КФУда катнаш форматта педагогик белем бирү буенча VIII Халыкара форум узачак (International Forum on Teacher Education – IFTE). Аның темасы – “XXI гасырда укытучының белеме, һөнәри үсеше һәм сәламәтлеген саклау”. Чарада Россия һәм кайбер чит илләрдән 10 меңнән артык галим һәм практик катнашачак, алар киләчәк укытучыны полимәдәни белем бирү киңлегендә педагогик эшчәнлеккә әзерләүнең актуаль проблемалары турында фикер алышачак.
Автор: Лариса Бусиль, фото: Юлия Акмурзина