КФУ сәламәт һәм имин хезмәт шартлары тудыруда югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен билгеләп үтелде

Казан университеты ТР Профсоюзлар федерациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Казанда «Нульгә омтылу: хезмәт иминлеге өлкәсендә милли стратегия» III республика форумы узды. Форум эшендә Казан федераль университетының комплекслы иминлек департаментының хезмәт иминлеген саклау хезмәте җитәкчесе Лилия Нуруллина катнашты.

Шулай ук республика форумында Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе (ФНПР), Россиянең, Татарстанның эре сәнәгать предприятиеләре, фәнни оешмалары вәкилләре, тармак профсоюз органнары, беренчел профсоюз оешмалары рәисләре һәм башкалар катнашты.

Сәламләү сүзендә Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева, 19 сентябрьдә «безне барыбызны да берләштергән оешма» – Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясенең туган көне икәнен билгеләп үтте. Профлидер форум кунакларын, хезмәттәшләрен һәм социаль партнерларны сәламләде, барысын да якынлашып килүче Татарстан Республикасы Профсоюзлары көне белән котлады. ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова Татарстанда профсоюзлар белән тыгыз эш баруын, шул исәптән хезмәт иминлеге мәсьәләләрен хәл итүдә дә бердәм булуларын билгеләп үтте. ФНПР секретаре, Идел буе федераль округында ФНПР вәкиле Владислав Трубников катнашучыларны ФНПР булдыру көне белән котлады һәм Татарстан профсоюзлары эшенә югары бәя бирде.

Чара барышында КФУның хезмәт иминлеге бүлеге җитәкчесе Лилия Нуруллина “Хезмәт иминлеген тәэмин итү һәм эшләүчеләрнең сәламәтлеген саклау буенча иң яхшы эш тәҗрибәләре” темасына доклад ясады.

Аерым алганда, Казан федераль университеты хезмәткәрләре медицина тикшерүе нәтиҗәләренең актуальлеген мониторинглау буенча модуль булдыру турында сүз барды. Хезмәт иминлеге бүлеге җитәкчесе әйтүенчә, модуль медицина тикшерүе узуны исәпкә алуны (МО) , хезмәткәрләргә медицина тикшерүе узу кирәклеге турында хәбәр җибәрүне үз эченә ала, шулай ук МО нәтиҗәләре турындагы мәгълүматлар реестрын алга таба куллану өчен, ул цифрлы форматта булдырылган, бүлекчәләрнең медицина тикшерүләрен узу өчен җаваплы хезмәткәрләре белән элемтә урнаштырылган. Моннан тыш, ул тиешле бурычларны гамәлгә ашыру өчен функционалны, зарарлы һәм куркыныч җитештерү факторларының элемтә белешмәлеген, КФУ хезмәткәрләренең медицина тикшерүен узуны исәпкә алу мәгълүмат базасын үз эченә ала.

“Бер генә университетта да мондый модуль юк. Модульны КФУның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә департаменты эшләде. Табиб-профпатологларның кәгазьдәге бәяләмәләреннән баш тарту мәсьәләсе карала, чөнки безнең хезмәт тиешле мәгълүматны реестр рәвешендә ала”, – дип хәбәр итте КФУның хезмәт иминлеге бүлеге җитәкчесе.

Форум кысаларында Л.Нуруллина шулай ук КФУда 206-52-90 телефонының күпканаллы номерын кертү турында хәбәр итте. Казан университеты хезмәткәрләре кирәкле сорауга җавап көтүне кыскарта, тиз арада кирәкле мәгълүматны белә алачак.

Хезмәт иминлеген саклау бүлегенең төп бурычы – университет бүлекчәләрендә хезмәт иминлеген саклау өлкәсендәге законнарны үтәү. Сүз уңаеннан, Казан федераль университетында 10 меңнән артык хезмәткәр эшли.

«Хезмәт иминлеге – алар өчен куркынычсыз шартлар тудыру», – диде Лилия Нуруллина.

Казан федераль университеты Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенең сәламәт һәм имин хезмәт шартлары тудыруда югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде. Бүләкне Л.Нуруллинага тапшырдылар.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 2023 елның гыйнварында Казан университетының хокукый актларында хезмәт иминлеген саклау турында  беренче тапкыр искә алынган көннән 50 ел үткән.

Авторы: ТР Профсоюзлар федерациясе матбугат үзәге материаллары буенча Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Арина Егорова, Л.Нуруллинаның шәхси архивы