Кунакларның килү максаты углеродлы материалларның эшкәртү буенча уртак проектның мөмкинлекләре турында уртага салып сөйләшүдән гыйбарәт иде. Ул гына да түгел, сөйләшүләр нәтиҗәсендә проектлар исемлеге зураерга да мөмкин.
КФУның Yazaki япон корпорациясе, төгәлрәк итеп әйткәндә, аның YTC America Inc. америка вәкиллеге белән хезмәттәшлеге А.М. Бутлеров ис. Химия институтының «Бер катлы углерод нанокөпшәләр рәвешендәге чималдан металл һәм ярымүткәргеч үзлекләргә ия булган нанокөпшә үрнәкләрен аерып алу» проекты кысаларында 2017 елның җәендә башланган иде. Ел дәвамында бу проект буенча ирешелгән нәтиҗәләр нигезендә аның озынайтылуы һәм лицензия алуы хәл ителергә тиеш. Проектның җитәкчесе – «Перспективалы углеродлы материаллар» фәнни-тикшеренү лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре Айрат Марат улы Димиев – бүгенге очрашуның төп сәбәпчесе булды, һәм компания вәкилләре уртак перспективаларны алга таба да үстерү буенча эшлекле сөйләшү өчен университет җитәкчелеге белән очрашу бәхетенә ирештеләр.
Танышу моңа кадәр булган эшләнмәләр турында фикер алышудан башланды. Белем бирү эшчәнлеге буенча проректор, профессор Дмитрий Альбертович Таюрский ассызыклап күрсәткәнчә, яңа материалларны эшкәртү мәсьәләсендә юл ачылды дияргә дә була, моның өчен бөтен алшартлар бар. Ул тарих һәм заманча проектлар турында сөйләп, кунакларга Казан университетын тәкъдим итте. РИКЕН япон тикшеренү институты белән биология, физика, химия һәм медицина өлкәләрендә хезмәттәшлек итүгә аерым акцент ясалды. РФ Президенты Владимир Владимирович Путинның Япониягә соңгы визитында да бу илләр арасындагы алга киткән фәнни бәйләнешләр уңышлы хезмәттәшлек үрнәге буларак телгә алынган иде.
Yazaki корпорациясен КФУның табигать фәннәре буенча фәнни эшчәнлеге да кызыксындыра. Университет презентациясендә күрсәтелгән һәрбер алдынгылыкның корпорация эшчәнлегендәге төп юнәлешләргә теге яисә бу дәрәҗәдә туры килүе дә мәгълүм булды. Атап әйткәндә, YTC America президенты һәм башкарма директоры Рэй Чадхури үзенең чыгышында компания тарафыннан яңа технологияләрне эзләү һәм коммерцияләштерүгә күп көч һәм инвестицияләр салынуын ассызыклады.
«Казан университеты белән безнең хезмәттәшлек күптән түгел Айрат Димиев ярдәме белән башланды. Без углеродлы наноматериаллар булдыру өлкәсендә эшлибез. Димиев әфәнде каршында хәзер катлаулы бурыч тора: нанокөпшәләрне составы буенча металл һәм ярымүткәргеч төрләргә аерырга кирәк, – диде Чадхури әфәнде. – Компания үсәргә тиеш, һәм без, үз ягыбыздан, фәнни тикшеренүләр үткәрү һәм технологияләрне яңарту белән мәшгуль. Ул гына да түгел. Эшләнмәне җитештерүгә уңышлы кертү өчен аның патент алуы кирәк, һәм бу шулай ук безнең эшнең бер өлеше», – дип аңлатты ул.
Кунаклар Казан университеты белән хезмәттәшлектә үзләренә кайсы юнәлешләр мөһим икәнлеген дә белдерделәр. Ахыр чиктә, Yazaki корпорациясе автомобильләр җитештерү өчен кирәкле җиһазлар базарында эшли. Ә Россия базары Волжск автомобиль заводыннан ерак булмаган вәкиллекләр белән генә тәэмин ителә иде.
Бу урында КФУ ректоры Илшат Рәфкать улы Гафуров Казан университетының Татарстан Республикасы сәнәгать тармагы белән тирән бәйләнештә булуын искәртте, «КамАЗ» ПАОсы белән актив хезмәттәшлек – шуның бер мисалы. Шулай ук КФУ «Алабуга» аерым икътисади зонасы резидентлары өчен кадрлар хәзерләү буенча да эшли.
«Без сезнең өчен Россия базарына керүдә, мәсәлән, шул ук «Алабуга» зонасы аша, старт мәйданчыгы булырга мөмкинбез, – диде Илшат Рәфкать улы. – Университетка эре автомобиль компанияләренең мәнфәгатьләре тупланган. Аерым алганда, безнең Яр Чаллыдагы институтта (КФУга кушылганчы ул политехник ВУЗ иде) КАМАЗ һәм Ford Sollers автомобиль гигантлары өчен кадрлар хәзерләү һәм проектлар ясау белән шөгыльләнәләр. Ул гына да түгел, республиканың эре компанияләренең генераль директорлары безнең Попечительләр советы составына керәләр, ә Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миннеханов аның рәисе булып тора», – дип сөйләде КФУ ректоры.
Шулай ук, ректор фикеренчә, КФУда Yazakiның фәнни-белем бирү үзәге оештырылса, булачак инженерлар биредә компаниянең технологияләре белән танышырлар иде.
Стратегик характерлы тәкъдимнәр дә булды. Россиядә җитештерә башлаган дөньякүләм автобрендларның кирәкле материалларны һәм автокомпонентларны илгә кертүне мөмкин кадәр киметергә омтылуына йөз тотып, бу ихтыяҗның кимендә 70%ын җирле, Россиядә җитештерелгән компонентлар белән тәэмин итү күздә тотылды. Моңа ирешү өчен кадрлар хәзерләү кирәк. Башкача әйткәндә, Россия вузлары, мәсәлән КФУ белән, уртак укыту үзәкләре, ә аннан соң Россия территориясендә YTCның тикшерү һәм җитештерү үзәкләре булдыру турында сүз барды. Шунысы кызыклы, Казан университеты ректорының концепциясе, тулаем алганда, корпорацияне үстерү буенча җитәкчелекнең стратегик күзаллавы белән тәңгәл килә.
Моны Yazaki корпорациясенең генераль директоры урынбасары, делегация җитәкчесе Юничи Китами да раслады, очрашу вакытында ук ул стратегиянең төп моментларын кыскача сөйләп бирде. Ул Илшат Рәфкать улы Гафуровның тәкъдимен дә шатланып кабул итте:
«Автомобиль җитештерүчеләр безнең төп клиентлар булып торалар. Бу базар бик катгый көндәшлек шартларында яши. Без продукцияне камилләштерү һәм шул ук вакытта үзкыйммәтне киметү буенча даими эшлибез. Һәм киләчәктә төрле өлкәләрдә бергәләп алып барган тикшерүләребез Татарстанга ышанычлы продукция бирүче буларак безнең компаниянең дәрәҗәсен күтәрергә булышыр дип уйлыйм», – диде Юничи Китами.
Очрашу ахырында ике як истәлекле бүләкләр алмаштылар. Корпорация вәкилләренең өстәлендә Казан университеты сурәте белән барельеф пәйда булса, Илшат Рәфкать улына затлы агач шкатулка бүләк ителде.
Yazaki корпорациясе делегациясенең визиты КФУда өч көн дәвам итәчәк. Бу вакытта кунаклар компания юнәлешендәге лабораторияләрне караячак һәм тикшеренүчеләр белән танышачак. Бүгенге фикер алышу йомгаклары нәтиҗәсендә янә дә бер очрашу билгеләнде: биредә ике як бергә халыкара фәнни хезмәттәшлек һәм якынаю буенча конкрет адымнарны хәл итәчәк.
Камилл Гареев, Дарья Бондаренко язмасын Алсу Газтдинова тәрҗемә итте.