Казан федераль университетында РФдә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова катнашында түгәрәк өстәл утырышы узды, анда чит ил студентларының хокукый хәле проблемалары турында фикер алыштылар.
Казан федераль университетында Попечительләр советы залында «Россиядә чит ил студентлары: хокукый нигезләмәләр һәм ярдәм институтлары» темасына түгәрәк өстәл утырышы узды.
Чарада КФУ ректоры Ленар Сафин, Россия Федерациясендә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм илнең башка төбәкләрендәге кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР яшьләр эшләре буенча министр Ринат Садыйков, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов, Иран, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Пакыстан, Кытай консуллык вәкилләре һәм кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр, Россия Чит ил студентлары ассоциациясе президенты Шаабо Исса һәм башкалар катнашты.
Сәламләү сүзендә Казан университеты ректоры әйтүенчә, бүгенге көндә югары уку йорты чит ил контингенты саны буенча лидерларның берсе булып тора, әмма моның артында чит ил гражданнарын яраклаштыруның нәтиҗәле системасын таләп итә торган зур оештыру эше тора.
«Безнең тарафтан төзелгән система төп бурычны хәл итә – безнең чыгарылыш укучыларын алга таба эшкә урнаштыру һәм алар тарафыннан үз илләрендә уңышлы карьера төзү максатларында белем бирү сыйфатын тәэмин итү», – диде Ленар Сафин.
Аның әйтүенчә, чит ил партнерлары белән күпьеллык элемтәләрне үстерү һәм дустанә илләрнең милли икътисадлары өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләүгә ярдәм итү максатыннан узган ел Үзбәкстан Республикасының Джизак шәһәрендә Казан федераль университеты филиалы ачылды. Шулай ук Каһирәдәге КФУ филиалын ачу флагман проекты булып тора, ул быелның көзенә планлаштырылган. Моннан тыш, чит илләрдә КФУның рус телен өйрәнү үзәкләре, читтән торып әзерлек факультетлары ачыла.
“Бу уңайдан мин чит ил студентларының хокукый хәле һәм аларга ярдәм мәсьәләләре кебек мөһим теманың бүген Казан федераль университетында экспертлар бергәлеге тарафыннан каралуына бик шат, чөнки без студентлар проблемаларына битараф түгел”, – диде КФУ ректоры һәм коллегаларына нәтиҗәле эш теләде.
Татьяна Москалькова, үз чиратында, чит ил гражданнары өчен КФУның Россия мәдәниятенең һәм мәгариф системасының җәлеп итүчәнлеген арттыруга керткән өлешен бәяләде. Аның сүзләренчә, әлеге бурычны хәл итү Россия Хөкүмәтенең төп максатларыннан берсе булып тора.
«Бүген безнең университетларның ишекләре башка илләрдән килгән яшь кешеләр өчен ачык булуы бик мөһим, – диде омбудсмен. – Россия чит ил студентлары саны буенча дөньяда 6 нчы урында тора – бу 350 меңнән артык кеше. Моның артында дипломатик, икътисадый һәм башка мөнәсәбәтләрнең бөтенләй башка сыйфаты тора. Шуңа күрә чит ил студентларының хокуклары үтәлергә тиеш”.
Т.Москалькова яңа илдә чит ил студентларын яраклаштыруда, аларга пандемия һәм санкцион сугыш чорында ярдәм итү мәсьәләләрендә Казан университетының зур тәҗрибәсен дә билгеләп үтте.
“КФУ үз студентларына ярдәм итүнең уникаль системасын төзи алды. Бу яшәү дә, укыту да, төрле мәдәни программалар да. Барлык студентлар да теләсә нинди проблемалар килеп туганда кире элемтә ала торган кайнар линияләр оештыру практикасы бик нәтиҗәле. Университет бу тәҗрибәне башка төбәкләрнең югары уку йортларына таратырга мөмкин “, – дип йомгаклады Россия Федерациясендә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.
Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта Казан федераль университетында төрле юнәлешләрдә дөньяның 100 иленнән 11 меңнән артык студент белем ала.
Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән килгән чит ил студентлары һәм тыңлаучылары өлешенә укучыларның 78 %ы туры килә (8 918 кеше). Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Иран, Казахстан, Таҗикстан, Төркия, Мисыр, Гыйрак һәм башка илләрдән студентлар бигрәк тә күп.
КФУда чит ил укучылары өчен уңайлы мохит булдыруның һәм ярдәм итүнең максатчан системасы үз эченә зур сервислар җыелмасы булган чит ил студентлары өчен күпфункцияле үзәкне, чит ил гражданнарын укыту мәсьәләләренең бөтен спектры өчен җавап бирә торган институтлардагы / факультетлардагы координаторлар челтәрен, чит ил гражданнарын социальләштерү һәм студентларның хокукый культурасын камилләштерү бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән чит ил гражданнарын яраклаштыру хезмәтен ала.
Авторы: КФУ ректоры матбугат хезмәте, фото: Ксения Богданова