Казан федераль университеты РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальковның алдынгы вуз җитәкчеләре белән эш киңәшмәсендә кабул итү кампаниясе турында хисап тотты.
Россия югары уку йортлары укуның барлык формалары өчен бюджетка документлар кабул итүне төгәлләде һәм укырга кабул итү турында төп боерыкларны бастырды.
Кабул итү кампаниясенең әлеге этабы нәтиҗәләре турында әйдәп баручы университетлар ректорлары РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков белән эшлекле киңәшмәдә хәбәр иттеләр, ул 7 августта, видеоконференцэлемтә режимында узды.
КФУ җитәкчесе Ленар Сафин хәбәр иткәнчә, кабул итүнең барлык контроль саннары тулысынча үтәлгән. Хәзерге вакытта контрактлы укуга конкурс бара.
Ректор БДИның уртача баллы 2023 елда югары дәрәҗәдә калуын әйтте. «Лингвистика» (95,48), «Регионоведение России» (95), «Юриспруденция» (94,46), «Филология» (93,59), «Востоковедение и африканистика» (93,38) топ-5 югары баллы юнәлешкә керә.
Шулай ук быел кабул ителүчеләр арасында олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар саны артты. Гомумән алганда, сүз 78 олимпиадник турында бара, шуларның 20се керү имтиханнарыннан башка кабул ителгән.
Моннан тыш, күп сандагы документлар “аерым квота” буенча тапшырылган. Әлеге квота кысаларында КФУда 87 кеше кабул ителгән – алар белем алу турындагы документның төп нөсхәсен тапшыручылар.
Чыгышын тәмамлап, Ленар Сафин Кабул итү комиссиясе эшенә җәлеп ителгән хезмәткәрләрнең тырышлыгын, абитуриентлар белән иртә этапта көчле хезмәттәшлек итә башлаган структур бүлекчә хезмәткәрләренең нәтиҗәле эшләвен билгеләп үтте. Ректор әйтүенчә, институтның һәр директоры нәтиҗә өчен шәхси җаваплылык тота.
Валерий Фальков университетның һөнәри эшен югары бәяләде, шулай ук ректорның һәм проректорлык корпусының абитуриентлар һәм ата-аналар белән эшләүдә шәхси катнашуының мөһимлеген ассызыклады.
Авторы: КФУ ректоры матбугат хезмәте, фото: Ксения Богданова