КФУ психологы Кыш бабайга ничек хат язарга кирәклеге турында сөйләде

4 декабрьдә бөтен ил буйлап Яңа ел почталары ачыла.

Бүген Россиядә билгеләп үтелә торган Кыш Бабайга бүләк заказлары һәм хатлар язу көнендә Казан федераль университеты эксперты балага хатны төзүдә һәм рәсмиләштерүдә ничек ярдәм итәргә кирәклеген аңлатты.  Яхшы тылсымчы белән балаларга үз казанышлары турында уртаклашырга кирәкме һәм юлламада кемне онытмаска – КФУ медиакоммуникацияләр үзәгенең кызыклы сорауларына Психология һәм мәгариф институтының (ИПО) махсус белем бирү психологиясе һәм педагогикасы кафедрасы доценты Вероника Васина җавап бирде.

Кыш җитү белән күпләр Яңа ел чыршысы астында нинди бүләк калдырырга һәм алырга теләүләре турында уйлана. бөтен дөнья өчен иң мөһим бәйрәмне бигрәк тә балалар көтәдер, мөгаен. Безнең барыбыз өчен дә Яңа ел-могҗизалар һәм иң изге теләкләрне тормышка ашыру вакыты. 4 декабрьдә Россиядә һәм башка илләрдә почтада Кыш Бабайга, Санта-Клауска һәм башкаларга хат җибәрү пунктлары ачыла.

Эксперт аңлатканча, хатны төзегәндә баланың яшен исәпкә алырга кирәк. 5-6 яшьтән башлап балалар хатны язып, ябыштырып һәм, мәсәлән, яшереп Кыш Бабайга мөстәкыйль рәвештә мөрәҗәгать итә алалар.  Вероника Васина әйтүенчә, ул вакытта гаиләдә яхшы мөнәсәбәтләр турында сорау туа: ата-аналар баланың бүләк сыйфатында нәрсә көткәнен беләчәкме?

“Әгәр балага 4-5 яшь икән, башка хәл: ул әле яза белми, ләкин Кыш Бабайдан артык курыкмый һәм аңардан бүләк көтәргә мөмкин икәнен белә. Ул чагында хат язу бөтен гаилә өчен бәйрәмгә, барыннан да элек могҗиза көтү бәйрәменә әверелә. Әмма монда да ата-аналар белән мөнәсәбәтләрнең никадәр яхшы, җылы булуы мөһим һәм аларның бала белән кар бөртекләрен еш кисүләре, аппликацияләр ясаулары, кул эшләре белән шөгыльләнүләре әһәмияткә ия, чөнки хат матур булырга тиеш. Ул арт-объект булырга тиеш”, – дип саный КФУ психологы.

Хатны Кыш бабайга открытка рәвешендә язу яхшырак. В.Васина фикеренчә, ата – аналарга балаларга тылсымчының үзен дә котлау мөһим икәнен аңлатырга кирәк – үзеңә генә түгел, ә Яңа Ел бүләкләрен бирүчеләргә дә теләк белдерергә тиеш.

“Яңа ел үтенечендә тәрбия элементлары бик зур, һәм аннары гына хат азагында машина, курчак, робот һәм башкалар турында үз теләкләреңне өстәргә була, – диде ИПО доценты. – Теләк тулысынча ачык һәм аңлаешлы булырга тиеш”.

Еш кына шулай була, балалар ниндидер тормышка ашмаслык һәм фантастик әйбер, мәсәлән, дөнья тирәли сәяхәт яки чын сыңармөгез сорый. Бу очракта психолог балалар белән сөйләшергә, хыялны бүләкнең тормышка ашарлык вариантына төзәтергә яки, мәсәлән, җәйгә  кичектерергә киңәш итә.

“Иң мөһиме, бу процесс, уен, бала белән фикер алышу булсын. Дәрес бер минут кына түгел, 20-30 минут дәвам итсен иде», – диде В.Васина.

Эксперт фикеренчә, Кыш Бабайга хатта үз казанышларыңны санап чыгу һич тә мәҗбүри түгел. Бала үзенең бүләк эшләмәвен аңларга тиеш.

«Шулай да бүләк мин нәрсәгәдер өйрәнгән өчен түгел, ә үзем булганга гына бирелә. Мине әти-әни ярата, сөя дигән фикер булырга тиеш», – дип аңлатты Психология һәм махсус белем бирү педагогикасы кафедрасы доценты.

Ахырда Вероника Васина Яңа ел юлламасын ничә яшьтә язсаң да ярый диде:

“Кайвакыт 30, 40, 50 яшьтә дә безгә нәкъ менә шушы Яңа елда бүләк юллаячак югары көчкә ышанасы килә, чөнки бу могҗиза көне, ә без язган хат- аны көтү”.

Сүз уңаеннан, Татарстанда Кыш бабай резиденциясе бар. Теләге булган һәркем Кыш бабайга һәм Кар кызына 422035, Татарстан, Арча районы, Яңа Кырлай авылы адресы буенча хат яза ала.

Автор: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Сергей Пятаков, РИА Новости