КФУ профессоры «Татарстан республикасының атказанган юристы» исеменә лаек булды

М. Таланның күпъеллык хезмәте республика җитәкчелеге дәрәҗәсендә билгеләп үтелде.

Казан федераль университеты Юридик факультетының җинаять хокукы кафедрасы мөдире, Россия юристлар ассоциациясе әгъзасы Мария Таланга хокук фәне үсешенә һәм югары квалификацияле билгечләр әзерләүгә өлеш кертүе өчен «Татарстан республикасының атказанган юристы» исеме тапшырылды.

Бүләкләү тантанасы Казан ратушасында «Ел юристы–2021» республика юридик премиясен тапшыру кысаларында үтте. Премиянең максаты – Россия һәм Татарстанның югары квалификацияле юристларын, аларның намсулы хезмәтен һәм казанышларын билгеләп үтү.

«Бу – минем өчен зур дәрәҗә. Миңа беренче курстан ук хокук фәненә мәхәббәт уятканнары өчен укытучыларыма зур рәхмәтемне белдерәм. Татарстанның атказанган юристы исеме миңа, юридик факультетны тәмамлаганда, «юрист» квалификациясен алгандагы кебек, зур җаваплылык өсти. Феликс Дзержинский әйтүенчә, чын юристны салкын акыл, җылы йөрәк һәм чиста куллар аера», – дип билгеләде Мария Талан.

 Кафедра мөдире сүзләренчә, 21нче гасырда юрист эше аеруча әһәмияткә ия.

«Юрист профессиясе – табиб һөнәре кебек, дөньядагы иң борынгы профессияләрнең берсе. Мине тәрбияләгән, миңа белем биргән Казан университетына рәхмәтлемен. Мин Россиянең генә түгел, ә дөньяның иң яхшы вузларының берсендә эшләвем белән горурланам. Чөнки университетның беренче елларыннан, 1804нче елдан, бирле биредә хокук фәне укытыла. Казан университетының юридик мәктәбе – Россиядә иң борынгыларының берсе», – дип билгеләде М.Талан.

Шунысын да әйтеп узыйк: тантанада Россия юристлар ассоциациясенең мактау грамотасына КФУ Юридик факультетының халыкара һәм Европа хокукы кафедрасы өлкән укытучысы Марсель Гәрәев лаек булды.

Авторы: Алинә Минневәлиева, фото: Татарстанның Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте