КФУ профессоры Казансу белән нәрсә булганлыгын аңлатты

Нәфисә Минһаҗева елганың саегуы һәм су сыйфаты начараю турында үз фикерен белдерде.

Казан федераль университеты Идарә, икътисад һәм финанс институтының Табигатьне төзекләндерү һәм судан файдалану кафедрасы мөдире Нәфисә Минһаҗева Казансудагы су биеклегенең шактыйга кимү сәбәпләрен әйтте.

Казансу елгасының саегуы – галимнәрне генә түгел, Татарстан халкын да борчый торган проблема. Эссе җәй күптән узса да, Иделнең сул як кушылдыгында су артмый.

«Коры җәй, әлбәттә, Казансуның су биеклеге кимүгә тәэсир итте. Җәй көне аның кече кушылдыклары – Коры һәм Солонка елгалары һәм аларның чишмәләре кипте. Августта хәтта Казансуны тәэмин итә торган төп кушылдыкларның берсе, моңа кадәр беркайчан да суы кимеми торган Киндер елгасы да корыды. Көзге яңгырлар да әлеге хәлне әллә ни үзгәртмәде», – дип хәбәр итте Нәфисә Мансуровна.

Идел елгасында да суның кимүе күзәтелә. Галимнәр фикеренчә, моның сәбәбе кушылдыклар исәбенә туклануның җитәрлек булмавына гына бәйле түгел.

«Казан территориясендәге Идел елгасында су дәрәҗәсе бер атна элек 50,5 метр иде, ә норма 53 метрны тәшкил итә. Бу Куйбышев сусаклагычына даими рәвештә су агызу белән бәйле булырга мөмкин. Бу Иделнең түбән участокларын тукландыру өчен кирәк. Су агызу һәм корылык нәтиҗәсе – Казансудагы һәм Иделдәге су кимүенең ике төп сәбәбе», – дип аңлата профессор.

Елгалардагы су кимүнең сәбәпләре арасында аларның ярларында күпләп йортлар төзү һәм аларның кушылдыкларында ясалма сулыклар (буалар) булдыру да бар. Идел-Чулман каскадында 850 буа һәм кече һәм урта сусаклагычлар бар.

«Өченче елны мин экспертлар төркеме составында Яр буе Морквашы авылы янында Идел елгасына ага торган Морквашка елгасын карарга бардым. Кечкенә генә елга тирән чокыр буйлап ага, һәм аны буаларга бүлеп бетергәннәр. Аларның иң зурысында коттедж бистәсе урнашкан. Шуннан соң инде елга юк диярлек, бары тик бармак калынлыгыдай нечкә агым ага», – дип мисал китерде Нәфисә Минһаҗева.

Ул шулай ук елгаларның буаларны формалаштыру өчен мөмкинлекләрен дә санап чыгарырга кирәклеген аңлатты.

«Буаларның стихияле рәвештә формалашуы елгаларның юкка чыгуына китерә. Биредә барысын да алдан уйлап эш итәргә кирәк, киресенчә булса,  Арал диңгезе белән булган хәл килеп чыгачак. Арал елгасы, Амударья һәм Сырдарья елгаларының тугайларында буаларга һәм күлләргә аерылып чыгуы аркасында, юкка чыкты», – дип искә төшерде профессор.

Берничә ел элек кенә Казансу елгасы шәһәр чикләрендә киңрәк һәм аның экологик халәте күпкә яхшырак иде, дип искә төшерә Нәфисә Минһаҗева.

«Яр буйларында йортларны күпләп төзү, су саклау зоналарының кимүе, тугайлар янындагы урманнарны юкка чыгару – болар барысы да елгаларның саегуына, тараюына китерде. Су саегу аркасында гидробионтларның (су организмнары) бер өлеше юкка чыкты, бу шулай ук елганың үз-үзен чистарту сәләтенә дә тәэсир итте. Суның пычрак булуы аркасында узган җәйдә Казансуның кайбер пляжлары ябык иде», – дип сөйләде биология фәннәре докторы.

Нәфисә Минһаҗева сүзләренчә, сай сулыкларны чүптән арындыру, шулай ук елганың кислород режимын су үсемлекләре утырту ярдәмендә яхшырту – болар барысы да елгадагы су сыйфатын арттыруга китерәчәк.

Яз көне кар эрү сәбәпле елгада су дәрәҗәсен арттыру мөмкин булу-булмавын әйтү әлегә кыен. Су дәрәҗәсе берничә факторга бәйле, алар арасында кар катламының калынлыгы, карның эрү тизлеге, туфракның туңу дәрәҗәсе дә бар.

Авторы: Лариса Бусиль, фото: Максим Зарецкий