КФУ педагогы алдынгы сызыкка УАЗ автомобиле җибәргән

Югары уку йорты хезмәткәре шәхси инициатива белән махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларга һәм халыкка ярдәм күрсәтә.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле Казан федераль университеты укытучысы һәм ассистенты Райнур йөк машинасы белән фронтка төрле гуманитар ярдәм: техника, азык-төлек, кирәкле материаллар алып килә. Моннан тыш, ул йөк ташу өчен күп тапкырлар үз техникасын биргән, финанс ярдәм күрсәткән, шулай ук Россия армиясенең яралы сугышчыларын транспортлау өчен УАЗ автомобилен бүләк иткән.

“Мин беренче тапкыр үз транспортымны һәм ярдәм тәкъдим иткәч, аны кабул итмәделәр. Беренче тапкыр разведкага кечерәк машина җибәрергә булдылар. Читтә калмас өчен, без хатыным белән фронт кирәк-яракларына дип, үзебез туплаган акчаларны бирдек», – дип сөйләде Райнур.

Аның МХО зонасына беренче сәфәре 2022 елда булган. Шуннан бирле КФУ педагогы даими рәвештә Россия армиясе сугышчыларына гуманитар ярдәм алып килә. Ул  «Кукмара сугышчан туганлыгы» хәрби хәрәкәтләр волонтерлары һәм «Кукмара! Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” социаль төркеме белән бергә эш итә.

“Бервакыт мин үземнең тәмләп йоклаганымны, өйдә берни дә янамавын  һәм мин тыныч яшәсен һәм йокласын өчен сугыша һәм һәлак була торган егетләр барлыгын аңладым. Шул вакытта мин уйга калдым: «Безнең солдатларга ярдәм итү өчен шәхсән нәрсә эшли алам?» Шунда фронтка ничек файдалы була алуым турында уйлый башладым”, – ди волонтер.

Райнур КФУның Медиа коммуникацияләр үзәгенә аны волонтерлыктан баш тартырга өндәгән кешеләр булуын сөйләде. Әмма якыннарының ярдәме һәм ышанычы аңа көч һәм Россия сугышчыларына алга таба ярдәм итәргә мотивация бирә.

Ул шулай ук бу эшендә терәк һәм таяныч булган хатынына бик рәхмәтле:

“Мине озатып калучы, һәрвакыт хуплап торган һәм көтеп алучы хатыныма аеруча ихлас рәхмәт. Авыр моментларда аны искә төшерәм, һәм бу авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә”.

Үз сәфәрләреннән тыш, волонтер берничә тапкыр гуманитар ярдәм илтү өчен үз техникасын биргән, МХО зонасына йөк ташуга финанс ярдәм күрсәткән, яралы сугышчыларны ташу өчен УАЗ автомобилен бүләк иткән.

Кафедра ассистенты үзе ярдәм иткән чакта истә калган һәм дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе белән дә уртаклашты.

“Бер тапкыр минем янга балалары да, туганнары да булмаган ялгыз яшәүче әби килде. Ул миңа 200 грамм конфет, 1 килограмм карабодай һәм консерва банкасы бирде. “Күп итеп бирә алмыйм, ләкин булдыра алганча ярдәм итәргә телим. Анда кемнәрнеңдер балалары, бәлки, шушы кәнфитне ашап шатланырлар,” – ди. Бу очрактан соң әгәр һәр кеше бераз гына булса да безнең солдатларга ярдәм итәргә тырышса, без каршы тора алачакбыз икәнен аңладым”, – дип уртаклашты мәкалә герое.

«Командировкалар» вакытында да төрле хәлләр  булган. Райнур сөйләгәнчә, узган ел алар Херсон өлкәсенә киткәннәр, анда дошман дроннары һөҗүменә дучар булганнар:

“Без бер вакытка килергә тиеш идек, ләкин юлда машина ватылды, һәм без тоткарландык. Аллага шөкер, соңга калдык, чөнки без вакытында килгән булсак, без туктарга тиешле казармага һөҗүм иткән HIMARS снаряды астына эләккән булыр идек”.

Ул вакытта волонтерларга окопта кунарга туры килгән.

“Безне аннан 6:00 сәгатьтә алырга тиешләр иде, ә 5:30 сәгатьтә дошман дронары атакасы башланды. Безнең окоп өстенә туп-туры дрон төшә башлагач, ул вакытта мин дога кыла башладым, “Миңа кайтырга кирәк, тәмамланмаган эшләрем калды,” – дип әйтә идем. Шуннан соң дрон күтәрелеп очып киткәч мин шок хәлендә идем”, – диде ул.

Райнур көндәлек тормышта балалар һәм яшүсмерләр белән эшли – финанс белеме һәм шәхси үсеш өлкәсендә үзе әзерләгән программа буенча дәресләр алып бара, шулай ук КФУда укыта. Актив тормыш алып барырга һәм фронтка ярдәм итәргә аңа өстенлекләрне дөрес урнаштыру ярдәм итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: МХО башланганнан бирле Казан федераль университеты Россия армиясе сугышчыларына, шулай ук зыян күргән халыкка актив ярдәм күрсәтә. Шулай итеп, югары уку йорты ярдәмендә Донбасска йөк партиясе җибәрелде, Курск өлкәсе халкы өчен ВСУ атуларыннан зыян күрүчеләргә акча җыелган. КФУның комплекслы куркынычсызлык буенча проректоры Ришат Гузейров югары уку йортында җыелган гуманитар ярдәмне Белгород халкына шәхсән үзе тапшырды.

Авторы: Анна Зинченко, КФУның Мәгълүмати сәясәт департаменты, фото мәкалә героеның шәхси архивыннан