Җиңүчеләр 30 декабрьдә билгеле булачак.
Казан федераль университетында «КФУның Яңа ел вакыт машинасы» конкурсы дәвам итә. Анда югары уку йорты студентлары, укытучылары, хезмәткәрләре һәм лицеистлары, шулай ук төрле елларда КФУны тәмамлаучылар катнаша ала.
Катнашучыларга “ВКонтакте” битендә балачакта чыршы белән төшкән фотоларын урнаштырырга, яңа ел белән бәйле истәлекләре турында язарга, #машинавремениКФУ хештегын күрсәтергә кирәк.
«Без конкурс яңа ел кәефен тудырырга ярдәм итәр дип өметләнәбез. Катнашучылар Яңа ел могҗизаларына ышанган бер мәшәкатьсез чакны, бәйрәмнең ямен һәм җылысын тоя алачак һәм без барыбыз да бала булган вакытны искә төшерәчәк», – дип сөйләде Департаментның мәгълүмати сәясәт буенча имидж чаралары бүлеге башлыгы Диана Әлмөхәмәтова.
Җиңүчеләр 30 декабрьдә билгеләнә. Алар конкурс партнерларыннан бүләкләр алачак:
“1804” кофейнясыннан еллык 10 абонемент;
КФУның бренд продукциясе җыелмасы (термокружка, плед, ручка һәм блокнот);
КФУ автомәктәбендә белем алуга 27 процент ташлама;
КФУ Планетариясендә булу өчен сертификат.
Авторы: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге