Университетның бердәм корпоратив аккаунты теркәлде.
Казан федераль университеты AppStore кушымталар кибетендә бердәм корпоратив аккаунтын теркәде. Анда университет галимнәре тарафыннан эшләнелгән белем бирү, фәнни һәм инженер юнәлешендәге мобиль кушымталар урнаштырылачак.
Кушымталарны киң җәмәгатьчелеккә таратуның инициаторы – Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты һәм Чит ил укучылары өчен әзерлек факультеты. Проектның кураторы – КФУ белем бирү эшчәнлеге буенча проректоры Тимерхан Алишев.
Беренче этапта белгечләр App Store кибетенә бушлай булган кушымталарны урнаштырачак, киләчәктә планда – вузның IT-эшләнмәләрен монетизацияләү һәм аларны түләүле итеп ясау.
«КФУ җәмәгатьчелеккә чыгарырга исәпләгән кушымталары университетның интеллектуаль милкенә нигезләнеп ясалган. Бу исә Россия һәм чит илдә көндәшлеккә сәләтле өстенлек булып тора. КФУның кушымталар булдыру һәм алардан табыш алу буенча потенциалы югары», – дип сөйләде Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты директоры Дмитрий Чикрин.
Инде бүген Казан университеты үз аккаунтында 10га якын мобиль кушымта урнаштырырга җыена.
Мисал өчен, Studerus – чит ил укучылары өчен рус теленең әйтелеш күнекмәләрен иң яхшы өйрәтә торган мобиль кушымта. КФУ галимнәре тарафыннан эшләнелгән кушымта әйтелешне контрольдә тотарга һәм коррекцияләү процессын автоматлаштырырга мөмкинлек бирә. Димәк, студентларның сөйләм сыйфаты һәм нәтиҗәлелеген арттырырга булышачак. Studerus сүзне дөрес әйтергә, әйтелештәге хаталарны табарга һәм аларны бәяләргә, шулай ук артикуляцияне яхшырту өчен тест биремнәрен автомат рәвештә сайлап алырга ярдәм итәчәк.
«Хәзерге вакытта илдә университетлар тарафыннан чыгарыла торган һәм үзәкләштерелгән рәвештә рекламалана торган түләүле кушымталар комплекслары юк. Безнең түләүле кушымталар экосистемасын булдыру өчен бөтен мөмкинлекләребез дә бар», – дип өстәде Д.Чикрин.
Белешмә өчен.
App Store – Apple ширкәте җайланмалары өчен мобиль кушымталарның популяр махсуслаштырылган кибете. Анда гаджетларга йөкләү өчен 2 миллионнан артык кушымта тәкъдим ителгән. Кибетнең кулланучылары 650 миллион кешедән артып китә.