КФУ магистры Татарстан студентлары өчен суперсервис төзи

Бу студентлар өчен сервислар, функцияләр һәм өстенлек программалары җыелмасы белән мобиль кушымта.

Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты магистратурасын тәмамлаган, КФУның Үсеш фонды директоры, «Знание» Россия җәмгыятенең «Лекторлар лигасы» I сезонында җиңүче, «Студентлар лидеры – 2020» бөтенроссия конкурсының округ этабында җиңүче Илнур Хаҗипов «Студент стартапы» конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды һәм «”ТР студенты” Суперсервисы» проектын гамәлгә ашыру өчен 1 млн сум алачак. Бу студентлар өчен сервислар, функцияләр һәм өстенлек программалары җыелмасы белән мобиль кушымта.

Исегезгә төшерәбез, «Студент стартапы» конкурсының беренче чиратына йомгак ясау барышында беренче 650 җиңүче сайлап алынды, алар үзләренең бизнес-проектларын үстерүгә 1әр млн сум акча алачак. Алар арасында – Казан федераль университетының 23 студенты. Конкурс Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проекты кысаларында инновацияләргә ярдәм фонды тарафыннан уздырыла.

Укуын КФУ аспирантурасында дәвам итәргә ниятләгән 23 яшьлек Илнур Хаҗипов “ТР студенты” Суперсервисы” проекты белән 1 млн сум акчага ия булды. Проектны Казан университеты, шул исәптән Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар инститтутын тәкъдим итүче команда 2021 елның ноябреннән эшли. Проект үсә башлагач, команда составына КАИ һәм КДЭУ студентлары да керде.

Суперсервисның максаты – студентлар аудиториясен бердәм мәгълүмат кырында берләштерү, студент яшьләр даирәсендә җайлашуда ярдәм итү, шәхси күнекмәләрне үстерү һәм карьера траекториясен формалаштыру. Проект ТР Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

“Бүген безнең продуктны App Store һәм Google Play аша йөкләтеп алып, тест үткәрергә мөмкин. Моны республиканың 4 меңнән артык студенты эшләде инде. Әлбәттә, тагын күп нәрсәне эшләп бетерергә кирәк, әмма MVP инде бик яхшы эшли, моны элегрәк аерым “Студент картасы”  сервисы эшләтеп җибәрелүен исәпкә алганда, 15 мең кулланучы булуы да раслый. Бүгенгә ташламалар һәм бонуслар бүлеге – безнең сервиста иң кулланылганы, – дип сөйләде җиңүче. – Хәзер асылда бу сервисның MVPсы, тик мондый рәвештә аңардан тыныч кына файдаланырга мөмкин. Гомумән алганда, суперсервис буларак ул агымдагы ел ахырына эшли башлаячак. Без Татарстанның барлык вузлары безнең сервиска интеграцияләнер һәм 2023 ел ахырына кадәр без 100 мең кулланучыга ирешербез дип өметләнәбез “.

И.Хаҗипов әйтүенчә, суперсервисны эшләү 1 мең долларга төшкән. Әмма эшне тулысынча җәелдерү һәм алга җибәрү өчен 4 млн сумнан артык акча кирәк. Студентлар стартабы кысаларында 1 млн сум алу нәтиҗәсендә проект командасын full-time эш режимына күчерә алачаклар, бу теләсә кайсы стартап өчен бик мөһим. КФУ магистры әйтүенчә, «Студентлар стартапы» грантын гамәлгә ашырганнан соң, тагын 3,6 млн сум күләмендә акча кирәк булачак.

“Мин, нигездә, теләсә нинди проект өчен финанслауны табу өчен бик тырышам, шуңа күрә мондый мөмкинлекләрне беркайчан да калдырмыйм диярлек. Ә “Студентлар стартапы” очрагында – бу безнең проект өчен финанслауның идеаль форматы, шул этапта җиңгәч, инновацияләргә ярдәм итү Фонды экосистемасы буенча барырга һәм алга таба “Старт-1”, “Старт-2” һәм “Коммерциализация” программалары хисабына зуррак импакт-инвестицияләр алырга мөмкин “, – диде ул.

Хаҗипов әйтүенчә, хәзерге вакытта суперсервис проекты командасы «Цифрлы республикада яшибез – ә студентларда кушымта юк» дигән тезис белән яши.

“Шуңа күрә беренче максат булып барлык студентларны цифрлы киңлектә берләштергән һәм студентларга булдырылган хезмәтләр һәм сервислардан үзәкләштерелгән файдалану мөмкинлеге биргән платформа булдыру торды. Грант кысаларында без яңа тематика булдырдык: студентларда карьера үзбилгеләнеше проблемасын хәл итү», – дип сөйләде ул.

Әйтик, Югары икътисад мәктәбе мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә студентларның 30%тан артыгы үзидентификация һәм карьера үзбилгеләнеше проблемасы белән очраша. Бигрәк тә Россия төбәкләрендә карьера тәкъдимнәре Мәскәү һәм Санкт-Петербургка караганда азрак.

Шуңа бәйле рәвештә стартап-проект проблемаларны хәл итүдә яңа алымнарны түбәндәге механика ярдәмендә куллана алачак:

  • студент чараларда/проектларда катнаша;
  • система мондый тәҗрибәдән студент үзләштергән күнекмәләрне (күнекмәләр челтәре) аерып чыгара;
  • бу челтәрдән чыгып, алгоритмнар студентка вакансияләрне шәхси сайлап алуны тәкъдим итә;
  • Студент вакансиягә җавап биргәндә платформа аңа конкрет вазыйфа өчен резюме булдырырга яки, вакансиядә таләп ителә торган студент күнекмәләрен һәм күнекмәләре челтәрен чагыштырып, булганнарын оптимальләштерергә ярдәм итә;
  • нәтиҗәдә  – шундый резюме белән студент-активист әңгәмәгә чакырылуга күбрәк шанслар ала

Быелның февралендә суперсервисны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бәяләде, аңа Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясенә багышланган күргәзмәдә «Татарстан студенты» проектын тәкъдир иттеләр.

Мобиль кушымта үз эченә түбәндәгеләрне алачак:

  • Шәхси кабинет;
  • Студентның «Ак Барс банк»тан дебет картасын чыгару мөмкинлеге;
  • Дәресләр җәдвәлын карау;
  • Бонус программасы;
  • Студентларның портфолиога кертү һәм теркәү мөмкинлекләре булган эшләре;
  • Актуаль вакансияләр һәм өстәмә эшләр табу мөмкинлеге;
  • Tele2 дән студент тарифлары белән SIM-карта алу;
  • Электрон портфолио булдыру һәм әзер резюмене урнаштыру

Кушымтаны республиканың һәр  студенты куя һәм анда теркәлә алачак. Кулланучының потенциалын үстерү максатларында баскычлы система бар. Студентлар үз дәрәҗәләрен яхшы өлгереш, шулай ук төрле чаралар узу нәтиҗәләре буенча арттыра алачак. Проектны гамәлгә ашыруның киләсе стадиясе булып student.tatar web-порталын эшләтеп җибәрү һәм Идел буе федераль округы төбәкләреннән, вакыт узу белән һәм РФнең барлык төбәкләре коллегалары өчен тәҗрибәне киңәйтү булачак, дип йомгаклады И.Хаҗипов.

Автор: Кристина Иванова, фото И.Хаҗиповның шәхси архивыннан