КФУ магистры «Россия спорт мастеры» исемен алды

Пауэрлифтинг (классик троеборье) Андрей Будрин өч ел шөгыльләнә.

Россия Федерациясе Спорт министрлыгы “Россия спорт мастеры” исемен бирү турында” боерык бастырды. Исем алган спортчылар арасында – Алабуга федераль университеты институтының беренче курс магистранты Андрей Будрин да бар.

Пауэрлифтинг (классик троеборье) белән Андрей Будрин өч ел шөгыльләнә. ТР атказанган тренеры, КФУ Алабуга институтының физик культура һәм тормыш иминлеге теориясе һәм методикасы кафедрасы доценты Олег Разживин җитәкчелегендә егет Республика, Россия һәм дөнья масштабындагы конкурсларда һәм ярышларда үзе турында кыю белдерде. Узган ел студент пауэрлифтинг буенча республика чемпионатында һәм  Идел буе федераль округы чемпионатында, жим буенча ТР чемпионатында һәм беренчелегендә, “Мәскәү утлары” бөтенроссия ярышларында ике тапкыр җиңүче булды. Әмма тренер Андрейның иң мөһим казанышлары 2022 елга туры килде дип саный.

“Андрей җиде ярышта катнашты һәм аларның һәрберсендә җиңде. Ярышлар төрле иде: шәһәр беренчелегеннән алып ир-атлар арасында бөтенроссия мастер турнирына кадәр, ул нәкъ менә шунда спорт мастеры нормативын үтәде һәм 59 кг га кадәр үлчәмдә яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасының дүрт рекордын куйды, чөнки 2022 елда ул әле юниор, – дип сөйләде О. Разживин.

Быел Туладагы халыкара ярыш Андрей өчен иң әһәмиятлесе булды, анда ул 66 кг га кадәр үлчәмдә Россиянең юниорлар җыелма командасы өчен чыгыш ясады. Шул ук турнирда, әмма 52 кг га кадәрге үлчәү категориясендә КФУның  Алабуга институтын тәмамлаган Екатерина Белова җиңү яулады. Кыз өч ел күнегүләр ясаган, бик күп җиңүләре һәм быелның 31 августында бирелгән”Спорт мастеры” исеме бар.

Остаз әйтүенчә, медальләр яуларга һәм спортчыларга «Россия спорт мастеры» исемен алырга тырыш күнегүләр ярдәм иткән. Андрей һәм Екатерина ярышларга ел буе озак тәнәфессез әзерләнгәннәр.

Исегезгә төшерәбез, КФУ «Ел спортчысы – 2022» тантаналы чарасы кысаларында Татарстанның спорт өлкәсендәге иң яхшы югары уку йорты буларак билгеләп үтелде.

Авторы: Анна Зинченко, фото: КФУның Алабуга институты матбугат хезмәте