КФУ мөгаллиме Кремльдә шәмаил турында лекция укыячак

Чара 2 августта 19.00 сәгатьтә узачак.

Казан Кремленең Гавәми урыннар ишегалдында Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының  дин белеме кафедрасы өлкән укытучысы Илшат Гыймадиевның «Татар шамаиле: тарих һәм заманчалык» лекциясе узачак.

Чара 2 августта 19.00 сәгатьтә була. Керү ирекле.

Лекция – Казан федераль университеты һәм «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының уртак проекты булган «Фәнни чәршәмбе» циклының дәвамы.

КФУ галиме татар-мөселманнарның рәсем сәнгатенең үзенчәлекле жанры –  шәмаилнең тарихы һәм хәзерге көне турында сөйлиячәк,  тыңлаучыларның сорауларына җавап бирәчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, һава торышы начар булган очракта, лекция Гавәми урыннар  бинасында (лекторий № 2, 4 нче подъезд, 2 нче кат) узачак.

Исегезгә төшерәбез, моннан алдарак кына лекция белән Халыкара мөнәсәбәтләр институтының (ИМО) Алтайны һәм кытайны өйрәнү кафедрасы профессоры Дмитрий Мартынов чыгыш ясаган иде. Ул Россиянең Шәрыкъне өйрәнү серләре һәм Казанның дөньядагы Ислам цивилизациясе үзәге булуы; Дизайн һәм пространство сәнгате институтының дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы доцентлары Михаил Яо һәм Юлиана Еманова милли костюм орнаменты; КФУның Этнографик музее мөдире, ИМО антропология һәм этнография кафедрасы ассистенты Арслан Мингалиев Сабантуй тарихы һәм заманчалыгы турында сөйләде; КФУның гомуми тел белеме һәм филология институты кафедрасы профессоры һәм филология Әлфия Йосыпова татар теленең ике телле лексикографиясенең чишмә башы һәм традицияләре турындагы мәгълүматлар белән уртаклашты. КФУның Дизайн һәм пространство сәнгате институты директоры урынбасары Степан Новиков архитектор Ф.Н. Малиновский турында сөйләде. Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының гомуми һәм этник социология кафедрасы доценты Альбина Гарифҗанова яшьләр һөнәрчелегенең этник үзенчәлеге;  Халыкара мөнәсәбәтләр институтының антропология һәм этнография кафедрасы доценты Елена Фролова вербаль булмаган аралашу, шулай ук төрле мәдәниятләрдә хис-кичерешләрне кабул итү үзенчәлекләре турында сөйләде, профессор Татьяна Титова “милләт” төшенчәсен ачып бирде. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татаристика һәм мәдәниятне өйрәнү белеме кафедрасы доценты Светлана Каркина татар музыкасында Көнчыгыш һәм Көнбатыш синтезы турында сөйләгән иде.

Авторы: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге, фото: Камилла Солтанова