Катнашучылар минералогия, палеонтология, гидрология һәм радиометрия буенча белемнәрен сынады.
Яшь геологларның VIII Республика ачык кыр олимпиадасы тәмамланды. Казан федераль университеты IT-лицееның «Ферсман»командасы мактаулы икенче урынга ия булды.
Атна дәвамында Татарстан, Пермь крае һәм Кырым Республикасыннан, шулай ук Үзбәкстан һәм Казакъстаннан 300 дән артык укучы геологик тематиканың теоретик һәм кыр ярышларында үз күнекмәләрен һәм осталыкларын күрсәтте.
КФУның Медиа коммуникацияләр үзәгенә команда җитәкчесе, IT-лицейның Тормыш иминлеге дәресләре укытучысы Александр Куликов хәбәр иткәнчә, кыр олимпиадасының нәтиҗәләрен коллектив алдан ук контроль йомгак, әмма киләсе җәйдә Татарстан кабул итәчәк Бөтенроссия яшь геологлар олимпиадасына әзерлек барышында арадаш нәтиҗә буларак караган.
“Без аңлы рәвештә составны сизелерлек яңартырга һәм яшәртергә булдык, бу бер елдан соң безгә җитди көндәшлек өстенлеге бирәчәк. Башка лидер-командалардан аермалы буларак, без киләсе елга үз составыбызны тулысынча саклап калу мөмкинлегенә ия. Узган сезон белән чагыштырганда составның үзгәрүенә дә карамастан, команда инде хәзер үк бик лаеклы күренә. Без ярышларның 4 төрендә: геологик кисемтәдә, минералогиядә, геологик һәйкәл тасвирламасында, гидрологиядә иң яхшылар», – дип сөйләде ул.
Әйтергә кирәк, «Ферсман» командасы кыр олимпиадасында беренче генә тапкыр катнашмый, төрле елларда ул яхшы нәтиҗәләр һәм тирән белем күрсәтте.
Геологик олимпиада теоретик һәм гамәли биремнәрдән тора. Яшь геологлар минералогия, палеонтология, гидрология һәм радиометрия буенча белемнәрдә ярыштылар. Олимпиадада иң катлаулы сынауларның берсе – «Геологик маршрут» һәм «Нефть-газ эше нигезләре» конкурсы булды.
Ел саен геология һәм нефть-газ технологияләре институты укытучылары һәм хезмәткәрләре әлеге олимпиаданы оештыруда һәм уздыруда катнаша. Шулай итеп, нефть-газ технологияләре институты укытучылар составы ярышларның хөкемдарлар корпусына керә. Моннан тыш, институтта яшь геологлар белән эш ел дәвамында системалы нигездә алып барыла, вебинарлар, укыту-тренировка җыеннары оештырыла.
Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Александр Куликов