Матчларны Н.И. Лобачевский исемендәге Лицейның унынчы сыйныф укучылары оештырган.
Казан федераль университетының IT-лицее һәм Н.И. Лобачевский исемендәге лицей укучылары фиджитал-футбол уйнады. Турнир матчлар уздыруның ике төрле форматын – digital һәм physical ны тоташтырды.
Чара беренче тапкыр оештырылды һәм КФУның IT-лицее базасында узды. Идея авторлары һәм оештыручылар булып Н.И. Лобачевский исемендәге Лицейның 10 нчы сыйныф укучылары Раян Әхмәтшин, Арсений Егоров, Герман Ислаев, Әмир Мирхәлиев һәм Тимур Хөснетдинов тора.
Балалар сөйләвенчә, турнирны уздыруга аларны хәзер Татарстан башкаласында уза торган «Киләчәк уеннары» рухландырган.
“Без дусларыбыз белән гаммәви мәгълүмат чараларында Казанда беренче халыкара фиджитал-уеннар узуын күрдек. Моның нәрсә икәнен белү һәм аны безнең лицейда үткәреп карау кызык иде”, – дип уртаклашты Әмир Мирхәлиев.
Н.И. Лобачевский исемендәге лицейның укыту эшләре буенча директор урынбасары Никита Тележников, лицей администрациясе укучыларны хуплады һәм турнирны үткәрүдә ярдәм итте, дип өстәде. СУНЦ IT-лицей директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Ильяс Әхәтов үз чиратында вакыйганың актуальлеген билгеләп үтте, чөнки 2024 ел Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елы дип аталды.
“Әгәр дә оештыру мәсьәләләре өчен Н.И. Лобачевский исемендәге лицей җавап биргән булса, безнең IT-лицей мәйдан булды. Без зур экран һәм табло булган спорт залы, шулай ук кирәкле бөтен техника белән тәэмин иттек”, – дип сөйләде И.Әхәтов.
Матчта 28 укучы катнашты – һәр лицейдан 14 вәкил. Спортчылар ике яшь категориясенә бүленде: 7-9 сыйныф укучылары һәм 10-11 сыйныф укучылары.
Турнир үзе цифрлы һәм физик өлештән торды. Цифрлы өлеш командалар арасында бер уеннан гыйбарәт иде һәм ЕА Sports FС 24 программасы рәвешендә Sony РIStation 5 платформасында узды.
Һәр матчның цифрлы өлеше дүрткә дүрт форматтагы интерактив футбол кагыйдәләре нигезендә үткәрелде: һәр командада дүртәр спортчы. Һәр таймда һәр командадан икешәр спортчы катнашты “, – дип аңлатты Тележников.
Физик матч уен кырында сигез минутлык ике тигез таймда үтте. Н.И. Лобачевский исемендәге лицейның укыту эшләре буенча директор урынбасары сөйләгәнчә, матч мини-футбол кагыйдәләре нигезендә үткәрелгән. Һәр команда составында бер үк вакытта биш мәктәп укучысы уйнады, ә гаризага кертелгән башка спортчылар запаска әйләнде һәм алмашка чыкты.
“Турнир шактый яхшы үтте, тамашачыларга һәм катнашучыларга кызык булды. Оештыру барышында, әлбәттә, кайбер кыенлыклар туды, әмма без аларны алдагы чараларны үткәргәндә исәпкә алырбыз», – диде Герман Ислаев.
Турнир җиңүчеләре матчларның ике өлешендә дә кертелгән туплар суммасы буенча билгеләнде. 7-9 сыйныф укучылары категориясендә ярыш йомгаклары буенча IT-лицей 5:8 исәбе белән җиңү яулады, ә 10-11 сыйныф укучылары арасында Н.И. Лобачевский исемендәге лицей командасы 6:5 исәбе белән җиңүче булды.
“Футболга реаль уенны трансляцияләүне актлар залындагы зур экранда карарга мөмкин иде. Әмма чын уенны карау тагын да кызыграк иде, әлбәттә. Командаларның берсенең дә, финалга кадәр җиңүгә тулы ышанычлары юк иде, – дип уртаклашты Ильяс Әхәтов.
Ул шулай ук мондый уеннарның яхшы гадәткә әйләнәчәгенә ышаныч белдерде, ә оештыручы егетләр лицеистлар арасында башка дисциплиналар буенча да фиджитал-уеннар үткәрергә ниятләүләрен өстәде.
Авторы: Анна Зинченко, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Елизавета Моторина