Университет бергәлегенең барлык вәкилләрен әлеге чарада катнашырга чакыралар.
9 майда Казанның үзәк урамнарында «Үлемсез полк» йөреше узачак. Җиңү көненә багышланган традицион акциягә Казан федераль университеты да кушылачак.
КФУ студентлары, хезмәткәрләре һәм укытучылары ил азатлыгы өчен һәлак булган ата-бабалары, әбиләренең, туганнарының, КФУ укытучыларының һәм студентларының фотосурәтләре белән узачак.
“Үлемсез полк”та катнашуга университетның бөтен бергәлеге чакырыла. Казан федераль университетыннан акциядә катнашучылар 15.00 сәгатьтә КФУның «УНИКС» (Профессор Нужин ур., 2) алдында җыела башлый. Университет колоннасы 16.00 сәгатьтә Кремль һәм Лобачевский урамнары киселешендә “Үлемсез полк” шәһәр йөрешенә кушылачак.
«Бөек Ватан сугышында катнашучылар арасында Казан университеты укытучылары, хезмәткәрләре һәм студентлары аз булмады, алар үз гомерләрен Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкә багышладылар. Алар үз йортларын, балаларын һәм аналарын яклау өчен фронтка китә, шул рәвешле каһарманлык һәм үз-үзләрен корбан итү үрнәге күрсәтә. Сугыш вакытында университетта бер көнгә дә фәнни-мәгариф эшчәнлеге тукталмаган, – дип сөйләде КФУ яшьләр сәясәте департаменты директоры Юлия Виноградова. – 1941-1943 елларда Казан университетында Мәскәүдән һәм Ленинградтан СССР Фәннәр академиясенең эвакуацияләнгән учреждениеләре урнашкан. Тылда калучылар Җиңүне үзләренең фидакарь хезмәтләре белән якынайттылар. Студентлар, хезмәткәрләр һәм укытучылар, Ватаныбызны саклаган Казан университеты укытучыларын, хезмәткәрләрен һәм студентларын искә алу өчен берләшәләр».
“Үлемсез полк” акциясе һәр гаиләдә Бөек Ватан сугышы буыны турында шәхси хәтерне саклап калуга, балаларны һәм яшьләрне фашизмны җиңгән бабайлар батырлыгына соклану уяту һәм илнең патриотик рухын күтәрүгә юнәлтелгән.
Чара ике елга беренче тапкыр турыдан-туры катнашу форматында узачак. 2020 һәм 2021 елларда «Үлемсез полк» эпидемиологик вәзгыять аркасында онлайн узды.
Исегезгә төшерәбез, Казан федераль университеты гадәттәгечә «Үлемсез полк» йөрешенә кушыла. 2019 елда акциядә 4 меңнән артык студент, вуз хезмәткәрләре һәм укытучылары катнашты.